ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 275кә артты (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 23кә, янгыннар буенча – 7гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 7гә, бала табулар буенча – 24кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 29га кимеде.


11
октябрь, 2014 ел
шимбә
ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин эш визиты белән Чирмешән муниципаль районына килеп китте. Визит чикләрендә министр Акирей саласында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуында катнашты, Акирейнең урта мәктәбенә барып кайтты. Шулай ук Адел Вафин Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Чирмешән салаларына килеп китте. Ул анда ФАПларда эшне оештыру белән танышты һәм коллективлары белән очрашты.
Тикшерүләр «Урыссу РҮХ» ДАССОда һәм «Бөгелмә РҮХ» ДАССОда, табиб амбулаторияләрен һәм ФАПларны исәпләп, уздырылды.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Күнегү барышында персоналга һәм пациентларга ашыгыч хәбәр итү системаларын тикшерү уздырылды, «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОсы белән идарә итүнең шәһәрнең саклаучы пунктында –   гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларын, гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларында хезмәткәрләрнең ышыклану урыннарын әзерлеккә китерү буенча төркемнәрнең (звеноларның) эш итүләре үзләштерелде.


6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
ТР «АМЯХ» ДАССОсы табиблары Самара өлкәсенең «5нче Тольятти шәһәр клиник хастаханәсе» ДБССОнан коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

3
октябрь, 2014 ел
җомга

Казан шәһ.«Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасында Өлкән кешеләр көнен бәйрәм итүе узды. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда госпитальдә 211 өлкән һәм олы яшьтәге пациент урнашкан, алар өчен Мәскәү районының 65нче мәктәпнең укучылар коллективы бәйрәм концертын оештырды.

Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) оешмаларының Республика Советы рәисе Х.Г.Иштирәков һәм «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» ветераннары (инвалидлары) Республика иҗтимагый оешмасының иҗтимагый комиссия рәисенең урынбасары Б.В.Гревцов (рәис – А.Г.Юлашев) пациентланы бәйрәм белән котладылар һәм бөтенесенә чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр.
2014 елга «Уңайлы тирәлек» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә «Чистай РҮХ» ДАССОда терапевтик бүлектә лифт ачылуы булды. Лифтны эксплуатацияләүгә кертү белән пациентларны, шул санда аз хәрәкәт итә торган, оешма эчендә күчерүнең күп мәсьәләләре чишелде. 2014 елга «Уңайлы тирәлек» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә «Чистай РҮХ» ДАССОда терапевтик бүлектә лифт ачылуы булды. Лифтны эксплуатацияләүгә кертү белән пациентларны, шул санда аз хәрәкәт итә торган, оешма эчендә күчерүнең күп мәсьәләләре чишелде.
Бүген «Чистай РҮХ» ДАССОда Бөек Ватан Сугышы ветераннары өчен чираттагы палатаның тантаналы ачылуы булды, бу юлы травматология бүлегендә. Төзәтү һәм реконструкцияләү «Кадерле безнең ветераныбыз» программасын гамәлгә ашыру максатында шәхси кәсәбәче һәм шәһәр Советы депутатының үз акчасы исәбенә уздырылды. Чарада Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең вазыйфасын башкаручы Иванов Д.А., Ветераннар советы әгъзалары, шулай ук ветераннар өчен бүләкләр хәзерләгән балалар йорты тәрбияләнүчеләре катнашты.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

13 октябрьдә 10.00 сәг. башлап 13.00 сәг. кадәр Чехов ур., 1А адресы буенча урнашкан «2нче РКХ» ДАССОның клиник-биохимик лабораториясендә (сырхауханәнең 14нче кабинеты) Бөтендөнья Тромбоз Көне чикләрендә МНО Көне уздырылачак.

Яр Чаллы шәһ. «4нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда карасулы пациентлар өчен мәктәп булды. Анда булган кешеләр сукырлыкка китерә торган «Карасу (Глаукома)» дигән авыру турында бөтен сорауларга җаваплар алдылар.

Пациентларга карасуны дәвалауда иң яңа уңышлар турында, бу куркыныч диагнозка карамастан күрү сәләтен саклар өчен нәрсә эшләргә кирәклек турында сөйләделәр.

Мәктәптәге дәресләрне шәфкать туташы Альбирә Арысланова һәм «Прозрение» дигән Күз микрохирургиясе үзәгенең табибы Олеся Геффеле уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International