2014 елның 22 сентябреннән башлап 28 сентябренә кадәр республикада көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авыруларның 14144 очрагы теркәлде. Үткән атна белән чагыштырганда авырулар саны дәрәҗәсе 5,4%ка артты. Казан шәһ. көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авыруларның 6519 очрагы теркәлде һәм үткән атна белән чагыштырганда, авырулар саны 3,7%ка артты.
«Шаляпин Палас Отель» кунакханәсендә «Коры күз синдромы (ККС) – тикшерү һәм гамәл» дигән Интерактив семинар үтте. Фәнни материалларны түбәндәге ККС өлкәсендә әйдәүче экспертлар хәзерләде: профессор Д.Ю. Майчук һәм профессор В.В. Бржеский, чара профессор Сәйфуллина Ф.Р. җитәкчелегендә узды. Һәр чыкырылган кеше үзен гади тыңлаучы гына түгел, ә катнашучы булып сизде.
«Чистай РҮХ» ДАССОда Халыкара өлкән кешеләр көненең чикләрендә Чистай шәһәренең эре сәүдә үзәкләренә медицина хезмәткәрләре бригадаларының чыгулары уздырылды. Акция барышында оештыручылар мәгълүматый материалны, көчле миокард инфаркты һәм инсульт вакытында хәрәкәтләр турында эшкәртелгән белешмәлекләрне тараттылар, кешенең буен, авырлыгын һәм артериаль басымын үлчәү чараларын уздырдылар. Шулай ук белгечләр тормыш рәвешен коррекцияләү буенча әңгәмәләр уздырдылар, киңәшләр бирделәр.
Буа РҮХдә Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы табиблары өчен районара фәнни-гамәли семинар узды.
Казанда «Нәтиҗәле тайм-менеджмент» программасы буенча вакыт белән идарә итү өлкәсендәге эксперт Г.А.Архангельский катнашуында семинар уза. Семинар Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Аппараты һәм медицина оешмаларының җитәкчеләре өчен оештырылган. Уку семинарының программасында вакытны планлаштыру мәсьәләләре җентекләп карап тикшереләләр.
Үзара аңлашу, ышаныч, олыларны хөрмәт итү һәм игелекле эшләр эшләргә ашкыну. «Күркәм гаилә» республика конкурсында җиңүчеләр гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар. Финал Татарстан халыклары Дуслыгы йортында узды.