Бүген Казанга белем бирә торган сәфәр чикләрендә Республика клиник хастаханәсенә Төмән өлкәсе делегациясе килеп китте. Делегация составында Төмән өлкәсе Сәламәтлек саклау департаменты директорының беренче урынбасары, баш табиб Наталья Брынза, баш табиб урынбасары (Төмән шәһ.) Наталья Сливкина, Төмән шәһ. Администрациясенең Сәламәтлек саклау департаменты директоры Юрий Гиберт, «12нче Шәһәр сырхауханәсе» ММАОсы баш табибы Павел Жвавый, «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ТӨ ДАССОның баш табибы Альберт Йосыпов, «11нче Шәһәр консультатив-диагностика сырхауханәсе» ММАОсы баш табибы Альберт Зиганшин һәм «3нче Шәһәр сырхауханәсе» ММАОсы баш табибы Сергей Нагибин килделәр.
Конференция эшендә Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре, РФ Җәмәгатьчелек палатасы карамагындагы ирекле кан донорлыгын оештыру, үстерү һәм пропагандалау буенча Координацион үзәк җитәкчесенең урынбасары Стефанюк Елена Иван кызы, Идел Буе һәм Россиянең башка регионнарының кан салу үзәкләренең һәм станцияләренең җитәкчеләре катнашачаклар.
Чистай шәһ. гомуми белем оешмасында план буенча 531 укучыга туберкулин диагностикасы уздырылды. Манту реакциясен кую 2016 елга кадәр ярарлык сроклы чистартылган туберкулез аллергены белән уздырылды. Процедура, һәр бала педиатр белән алдан карап тикшерүдән соң, махус рөхсәте булган, сертификатланган урта медицина хезмәткәре белән уздырылды.
Манту реакциясен кую көнендә балалар сырхауханәсенә корсактагы авыртуларга һәм баш авыртуларга шикаятьләр белән 3 бала мөрәҗәгать итте. Балалар педиатрия бүлегенә күзәтү астына урнаштырылдылар. Клиник-лаборатор тикшеренүләр уздырылды. Укучылар хәле кәнәгатьләнерлек, шушы көннәрдә аларны хастаханәдән чыгаралар.
Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча укучыларда авыру үсеше уздырылган туберкулин диагностикасы белән бәйләнмәгән.
Россиядә беренче тапкыр пациентка юнәлгән сыйфатлы табиб ярдәмен күрсәтү өлкәсендә дөнья лидерлары үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм Россиянең сәламәтлек саклау администраторларына практик тәкъдимнәр бирергә әзер. Конференциядә Россия Федерациясенең бөтен регионнарыннан һәм БДБ илләреннән 1000 артык кеше катнашачак.
Конференция эшендә Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре, РФ Җәмәгатьчелек палатасы карамагындагы ирекле кан донорлыгын оештыру, үстерү һәм пропагандалау буенча Координацион үзәк белгечләре, Идел Буе һәм Россиянең башка регионнарының кан салу үзәкләре һәм станцияләре җитәкчеләре катнашачаклар. Конференция чикләрендә дару препаратлары, диагностика чаралары, медицина җиһазлары һәм кан хезмәте өчен аппаратура күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.