ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин җитәкчелегендә медицина берләшмәсе «Милләт кроссы-2014» Бөтенроссия йөгереш көнендә катнашты. Традицион йөгерешләр «Казан-Арена» стадионының территориясендә уздылар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм медицина оешмаларының вәкилләре 2,5 км дистанцияле масса-күләм йөгерешендә чаптылар, шулай ук алар гаилә командалары йөгерешендә катнаштылар.

Бу елны традицион Анестезиологлар һәм реаниматологлар федерациясенең XIV Корылтаен Татарстан башкаласы – Казан кабул итә. Корылтайны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, АРФ Президенты, профессор Виктор Мизиков, КДМУ ректоры Алексей Созинов ачтылар.


20
сентябрь, 2014 ел
шимбә

«ТР ССМ СПИД һәм ЙА каршы РҮ» ДАССОның 25-еллыгына һәм ВИЧ йогышының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган Юбилей фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Россия һәм Татарстан СПИД үзәкләренең җитәкчеләре һәм ТР сәламәтлек саклауның медицина оешмаларының ВИЧ-йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүгә җаваплы төрле белгечлек табиблары катнашты.  

Конференциядә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады. Ул йогышлы авыруларга каршы көрәшү буенча эшчәнлек уздыручы бөтен хезмәткәрләрне тәбрикләде һәм фидакарь хезмәт өчен, халыкның сәламәтлеген саклауда дәүләт һәм җәмгыятъ алдында югары җаваплылык өчен рәхмәт белдерде.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга

ТР ССМ Республика кан үзәгенең боерыгын башкару өчен, эш көннәрендә кан тапшыруга килергә мөмкинлеге булмаган гражданнарга кан тапшырырга мөмкинлек бирү максатыннан һәм потенциаль донорларны тарту өчен, 2014 елның 1 ноябреннән башлап донорларны кабул итү тәртибе үзгәрә. Донорларны кабул итү дүшәмбедән шимбәне кертеп 8.00дән башлап 14.00кә кадәр тормышка ашырылачак.

«Татар-информ» МАның генераль директоры Леонид Толчинский белән әнгәмәдә «Пятница, с 13-го» программасы кунагы – ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүген Татарстанда торучыларны табибка язылу буенча килергә чакырды.

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
15нче сентябрьдә ремонттан соң «Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның Бала тудыру йорты (Чуйков ур.,56) карамагында урнашкан хатын-кыз консультациясе үзенең ишекләрен ачты.
2014нче елның 14нче сентябрендә «Гольф-Казан» клубында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча IV Хәйрия ярышы узды.
Турнир нәтиҗәсендә 1 590 000 сумннан артык акча җыелды. Әлеге акчалар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика балалар клиник хастаханәсенең ата-аналар һәм кечкенә пациентлар өчен уникаль гаилә кунакханәсе «Роналд Макдоналд өенә» кирәк-яракка җибәреләчәк. 
«ТР ССМ РБКХ» ДАССОнда сайлау участогы Мәскәү вакыты буенча иртәнге сәгать 8дә эшли башлады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандитлар сайлауларының V созывында барлыгы 237 кеше катнашты, алар арасында 200 кеше – пациентларның әниләре һәм әтиләре, калганнары – балалар медицина оешмасының хезмәткәрләре.
2014нче елның 12нче сентябрендә Тукай муниципаль районының Белоус авылында модульле фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылышы булды. 
Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә 14нче сентябрьдә сайлауларда үзләренең тавышларын хәтта пациентлар да бирә алды. Үзләренең тавышын бирергә КБМҮ Перинаталь үзәгенең 150 пациенты теләк белдерде. Алар арасында йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалар белән яшь әниләр бар иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International