ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының комплекслы эш планына туры китереп һәм нефрологик авырулары булган авыруларга медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максатларында 3нче Әлмәт шәһәр хастаханәсендә «Бөерләрнең киң таралган авырулары вакытында этаплы медицина ярдәмен күрсәтү» Нефрологлар мәктәбе булды.
Конференция эшендә Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Бөгелмə, Баулы, Зəй, Лениногорск, Норлат, Яңа  Чишмə, Сарман, Уруссу, Чирмешəн үзәк район хастаханәләреннән, шулай ук «Татнефть» ААҖ медсанчастеннән һәм Әлмәт шәһ. табиб-нефрологлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практика табиблары катнаштылар.
16 июньнән Республика кан үзәге яңа адрес буенча эшли башлый: Казан шәһ., Җиңү Проспекты ур., 85 йорт. Телефон/факс: 237-69-00. Эшләү режимы: 8.00дән 17.00 кадәр. Донорларны кабул итү элекке режимда үткәрелә: 8.00дән  14.00 кадәр. Экспедиция тәүлек буе эшли. Экспедиция телефоны: 237-75-76. Элекке Ново-азинская ур., 33 йорт һәм Себер тракты ур., 33 йорт адреслары буенча эшчәнлеге 2014 елның 16нчы июненнән туктала.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында «Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләр. ИБФОның баш белгечләре эш киңәшмәсе» дигән регионара фәнни-гамәли конференция ачылды. Башкаланың кунакларын сәламләп, республиканың сәламәтлек саклау министры туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләргә багышланган конференция бик мөһим дип билгеләде. Аның сүзләре буенча, фтизиатрия хезмәте һәрвакыт Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының күзәтеп торуында булды. «Шактый күп эш эшләнде. Шулай, әйтик,  цифрлы флюорографияне керттек. Бу безгә нәтиҗәлерәк булырга мөмкинлек бирә. Ә 60 миллион фотосурәтләр үзәк архивта саклана», - дип билгеләде Адел Вафин.

«Шуңа карамастан, дип басым ясый министр, яңа карашлар һәм карарлар таләп итә торган берничә мәсьәлә дә кала әле. Мин Сезгә күптән нык борчый торган мәсьәләләр буенча конструктив диалог һәм аларның нәтиҗәле чишелүен телим».

Шуны билгеләргә кирәк, Идел Буе федераль округының баш белгечләренең эш киңәшмәсе РФ ССМның баш штаттан тыш фтизиатр белгече, РМФА «ТҮФТИ (ЦНИИТ)» ФДБО фтизиатрия бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д., проф., Ирина Васильева, Россия ССМ баш балалар белгече, «И.М.Сеченов исемендәге Беренче  МДМУ» ЮҺББ ДБББОның фтизиопульмонология ФТИның балалар һәм яшүсмерләрдәге туберкулез бүлегенең мөдире, м.ф.д, проф. Валентина Аксенова катнашулары белән уза. Конференция программасы белән туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнары буенча Россиянең әйдәүче фтизиатр-галимнәренең чыгышлары алдан исәпкә алынган. Ул алымнар туберкулезга каршы хезмәтләрнең табибларын гына түгел, ләкин терапевтларны, педиатрларны һәм гомуми практик табибларын да кызыксындыра.


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Казан дәүләт медицина академиясе Казан шәһәрендә «Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләр. ИБФОның баш белгечләре эш киңәшмәсе» дигән регионара фәнни-гамәли конференцияне РФ ССМның баш штаттан тыш белгеч-фтизиатры, РМФА «ТҮФТИ (ЦНИИТ)» ФДБО фтизиатрия бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д., проф., Ирина Васильева, Россия ССМ баш балалар белгече, «И.М.Сеченов исемендәге Беренче  МДМУ» ЮҺББ ДБББОның фтизиопульмонология ФТИның балалар һәм яшүсмерләрдәге туберкулез бүлегенең мөдире, м.ф.д, проф. Валентина Аксенова һәм Идел Буе федераль округының туберкулез буенча баш белгечләре катнашуларында уздыра. Конференция программасы белән туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнары буенча Россиянең әйдәүче фтизиатр-галимнәренең чыгышлары алдан исәпкә алынган. Ул алымнар туберкулезга каршы хезмәтләрнең табибларын гына түгел, ләкин терапевтларны, педиатрларны һәм гомуми практик табибларын да кызыксындыра. Конференция 2014 елның 5-6 июнендә, 9.00 сәг., «Гранд Отель» кунакханәсендә (Казан шәһ., Петербургская ур., 1) булачак.

2014 елның 25 майдан башлап 30 майга кадәркан һәм кан компонентларының донорлары саны 1420 кеше тәшкил итте, шул

санда беренчел – 331 кеше, кабаттан баручылар – 1089 кеше.  Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1420 литр тәшкил итте, шул

 санда түләүсез нигездә – 1420 литр. Донор көне Чүпрәле район үзәк  хастаханәсендә уздырылды, анда 135 донор катнашты.


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Биектау районында яңартылган хәзерге заман хирургия бүлеге һәм яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылдылар. Тантаналы ачылуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты. Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан министр үзәк район хастаханәсенең коллективына тантаналы итеп мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул, бүген зур игътибар үзәк район хастаханәләренә һәм авыл сәламәтлек саклавына бирелә, дип билгеләде. Адел Вафин сүзләре буенча Республика Президентының булышуы аркасында бүгенге көнгә 900 артык ФАПка ремонт ясалды. Ә җиһазландырылган хирургия бүлеге Биектау районында шулай ук кирәкле иде. Министр район идарәсе башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга һәм үзәк район хастаханәсенең башлыгына рәхмәт белдерде. Шулай ук Республиканың сәламәтлек саклау министры хастаханә коллективына аларның эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук Адел Вафин Кече Битаман ФАПының ачылуында катнашты. Халыкка мөрәҗәгать итеп, министр аларны мөһим вакыйга белән тәбрикләде һәм сәламәтлек теләде. Ә Кече Битаман ФАПның мөдире А.Н.Сөнгатуллинага күпьеллык (34 еллык) эше өчен рәхмәт белдерде. Хәзер аның күзәтүе астында 200гә якын кеше тора.

Спасс муниципаль районының Приволжский поселогында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Район өчен бу «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән дүртенче модульле ФАП инде.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан эшкәртүендәге «Йөрерлек медицина» мобиль-диагностикалау комплексы «IT Сәламәтлек саклавында» дигән номинациясендә «ПРОФ-IT 2014» Региональ һәм муниципаль информатизацияләү проектларының бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Бу елда конкурста 157 проект катнашты, ә финалистлар булып 24 регионнан 37 эш билгеләнде.

Финалистларның конкурс эшләрен карап тикшерүне РФ Президентының ярдәмчесе Игорь Щёголев рәислегендә экспертлар уздырды. Проектларга билге бирүдә РФ Президенты администрациясенең хезмәткәрләре, региональ IT-хезмәтләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре, Дәүләт думасының депутатлары, IT-экспертлары катнаштылар.

Сәламәтлек саклауны информатизацияләү номинациясендәиң яхшы региональ проекты дип Татарстан Республикасының Информатизация һәм элемтә министрлыгы заказы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Диспетчер үзәгенең методик җитәкчелегендә компания Микорд белән эшкәртелгән «Йөрерлек медицина» мобиль-диагностикалау комплексы танылды.


31
май, 2014 ел
шимбә
Бу көннәрдә Мәскәүдә «Медицина оешмалары белән нәтиҗәле идарә итү – 2014» дигән II Халыкара конференция һәм сәламәтлек саклау оештыручыларының Россия җәмгыятенең III Корылтае узалар. Чаралар медицина оешмаларының нәтиҗәле эшчәнлеген күтәрүгә юнәлтелгән. Конференция эшендә ТР «АМЯХ» ДАССОның бан табибы Илдар Хәйруллин дә катнаша. Ул «Түгәрәк өстәлнең» модераторы сыйфатында чыга. Эш барышында ул нәтиҗәлек төшенчәсенең мәсьәләләрен, медицина оешмаларының нәтиҗәле эшчәнлегенең күрсәткечләрен тавышландырды. Шулай ук Илдар Хәйруллин ТР Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәменең күп профильле хастаханәсенең җитәкчесе буларак нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Конференция барышында сәламәтлек саклауны оештыручылары өчен сәламәтлек саклауның финанслау, медицина ярдәменең сыйфатын һәм медицина оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәләрен күтәрү белән бәйле иң көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышалар. Аерым игътибар койка фонды белән тәэмин ителгәннеккә, медицина персоналының квалификациясенә, күрсәтелгән медицина ярдәмен көтү вакытына ителә.

Бөгелмә РҮХ ДАССОның бала тудыру йортына Администрациянең эчке сәясәт буенча РФ Президентының идарәсе башлыгы Олег Морозов, ТР Президенты Аппаратының җитәкчесе һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов килеп киттеләр.

Делегация хатын-кызлар өчен реанимация блогын, яңа туган балалар өчен реанимация блогын, бала табудан соңгы бүлекне карап чыкты. Аерым иътибар Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында бала табу йортының уникальлегенә ителде: яңа акушерлык корпусның ачылуы вакытыннан республиканың башка районнарыннан һәм хәттә Самара һәм Оренбург өлкәләренең якын яткан районнарыннан килгән пациентлар саны артты. Бу иң яңа җиһазлар белән җиһазландыру аркасында мөмкин. Бару нәтиҗәләре буенча кунаклар төзүнең ахыры һәм бала табу йортының тулы җиһазландыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International