ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә

Республика клиник хастаханәсе ФБССОның микробиологлары да, Казан дәүләт ветеринария академиясенең микробиология кафедрасы да беренче мәртәбә катнашкан ТР микробиологлары өчен булган фәнни-гамәли конференция оештырды.

Конференциянең  «Көчле эчәк йогышлары (КЭЙ) вакытында хәзерге заман лаборатория диагностикасы» дигән төп темасы буенча доклад белән м.ф.д., профессор, Л.Пастер исемендәге ФТИның эчке йогышлар лабораториясе мөдире, Санкт-Петербург шәһәренең баш бактериологы  Кафтырева Л.А. чыгыш ясады.

Авыл халкының махсуслаштырылган медицина ярдәмен ала алырлыгын камилләштерү һәм күтәрү максатында Югары Ослан РҮХнең Макула табиб амбулаториясендә тар белгечләр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы халкын кабул итүне оештырды. Пациентларны кабул итүне республика сәламәтлек саклау оешмаларының белгечләре: онколог-маммолог, кардиолог, офтальмолог һәм РҮХнең белгечләре: эндокринолог, стоматолог, ультратавыш диагностикасының (УТД) табибы, педиатр һәм терапевт уздырдылар.


25
апрель, 2014 ел
җомга

«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын шимбә көнне 26 апрельдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

Программаның төп темасы сезонлы табигый-учаг авыруларын: талпан энцефалитын һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне кисәтүгә багышланган. Белгечләр бу авыруларны профилактикалау чаралары турында киңәшләр бирерләр. «Сәламәтлек саклавы бүген» дигән бүлектә сыйфат буенча узган конференциянең сюжетлары һәм РКДҮнә ТР Президентының визиты тәкъдим ителгән.

              Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 26 апрельдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында!

«Бөгелмә РҮХ» ДАССОның җирлегендә Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларының мобилизацияләү эше һәм гражданнар оборонасы буенча белгечләр белән дәрес узды. Доклад белән «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның баш табибы И.Р.Измайлов чыгыш ясады. Дәрескә ТР ССМ икенче бүлек башлыгы вазыйфасын башкаручы С.В. Усов, Баулы, Урыссу, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Норлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Мөслим, Алабуга, Тукай, Актаныш, Менделеевск районнарының үзәк район хастаханәләреннән белгечләр чакырылды.

«РМПҮ» ДАССОның халыкны гигиена буенча тәрбияләү бүлегендә Казан шәһәренең һәм ТР районнарының ДПОларында профилактика эшен оештыручылар өчен методик семинар узды. «Табигый-чыганаклы һәм сезонлы авыруларны профилактикалау» темасы буенча презентацияләү белән Локоткова А.И, м.ф.к., КДМАның эпидемиология кафедрасы доценты чыгыш ясады, ул үз чыгышында ТРда табигый- чыганаклы йогышлар буенча эпидемиологик шартларны җентекләп бәяләде.

ТРда иң еш очрый торган табигый- чыганаклы авырулар арасында талпан энцефалиты, талпан боррелиозы һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк торалар. Шушы авырулар өчен язгы-көзге сезонлык үзәнчәлекле. Иң зур рискка эшчәнлекләре урманда, табигатьтә, бакча җирләрендә булу белән бәйле шәхесләр дучар ителәләр. Презентациядә лектор шундый авыруларны профилактикалау һәм кисәтү чараларын җентекләп күрсәтте.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары А.З.Фәррахов Азино микрорайонында урнашкан «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның балалар сырхауханәсе филиалына, шулай ук ТР ССМның Республика кан үзәгенең төзелә торган яңа бинасына эш визиты белән килеп китте. Яңа бинаның ачылуы 2014 елның 14 маенда Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова катнашуы белән булачак. Республика кан үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР ССМның Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев аны төзелеш барышы белән таныштырдылар. А.З.Фәррахов төзүнең югары тизлеген билгеләде, һәм яңа бинаны эксплуатацияләүгә кертү Татарстан Республикасында хәзерге заман кан хезмәтен оештырырга рөхсәт итәчәк, донорлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар барлыкка китерәчәк дип ныклы ышаныч белдерде.

БРКХнә А.З.Фәрраховны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, БРКХнең баш табибы урынбасары Л.И. Басанова,  БРКХнең баш шәфкать туташы Погуляй Н.А. озатып бардылар. Шул да игътибар итәрлек: очрашуда шул сырхауханәне төзү эшләрен оештырган төзүчеләр катнашты. Визит барышында РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары травматологик бүлегендә, психологик ярдәм күрсәтү бүлегендә, авыр тормыш шартларына эләккән балаларны һәм яшүсмерләрне иҗтимагый адаптацияләү бүлегендә булды, участок педиатрларының эшләре белән танышты, кадрлар сәясәте белән кызыксынды.


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкына апрельдә чираттагы йогышсызландыруга Зәй, Биектау, Яңа Чишмә, Кукмара, Чирмешән, Лаеш, Питрәч районнарының бала табу йортлары һәм бүлекләре һәм Казанның ике бала табу йорты: «16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханә» ДАССО һәм «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханә» ДАССОның 2 нче номерлы бала табу йорты – ябылалар дип хәбәр итә (даталар таблицасы теркәлә).


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда «Ашказанының яман шешен дәвалауда мультидисциплинар караш» дигән регионара конференция булды.Конференциядә ашказанының яман шешен диагностикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре карап тикшерелде.

2014 елның 14 апреленнән башлап 18 апреленә кадәрТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1379 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 378 кеше, кабаттан баручылар – 1001 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1379 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1379 литр.

Спасс ҮРХ һәм КДАТУда Донор көннәре уздырылды, анда 178 донор катнашты. Шулай ук милли Донор көненә багышланган акция уздырылды, анда донорлар саны 87 кеше ташкил итте.


18
апрель, 2014 ел
җомга

Бөтен Россия буенча 20 апрельдә билгеләнә торган Милли донор көнен бәйрәм итү алдыннан Казан шәһәрендә донор акциясе узды. Бу көнне 87 кеше донор булды, кан банкы 35 литрдан артык донор каны белән тутырылды. Акциянең һәр катнашучысына беренче донация турында исемле таныклыклар, Милли донор көнне белән котлый торган ачык хатлар  һәм истәлекле значоклар һәм бүләкләр бирелделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International