ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бүген иртән ТКҮРКПХ ашыгыч медицина ярдәме станциясе шоферлары Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән очрашты.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Казан психологы Татьяна Савельева берничә көн дәвамында 1нче поликлиника һәм Беренчел кан тамырлары үзәге коллективлары белән очрашты.

Әлки районы Юхмачы авылында участок хастаханәсе бинасына капиталь ремонт ясала. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарыла.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерында Казахстан, Чиләбе, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдән өлкән шәфкать туташлары өчен укыту курсы узды.

30 май-1 июньдә Мәскәүдә елның иң зур фәнни чарасы Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор С.К. Тернов нигез салган XVII Бөтенроссия милли конгрессы – «РАДИОЛОГИЯ – 2023» узачак.


23
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасы инвалидлар Диабет җәмгыяте рәисе Илшат Гариповның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Республика кан үзәге «Добрая Казань» оешмасы белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары җәмгыяте, "Татнефть" хәйрия фонды  ярдәме белән Язгы донорлык акциясе үткәрде.

Бүген Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсенә эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы, медицина фәннәре кандидаты Марат Сайхунов килде.

Татарстанга Ташкент сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре төркеме эшлекле сәфәр белән килде. Бүген кунаклар сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында булдылар.

Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендә 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган иң яңа һәм заманча аппарат-маммограф урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International