Бозлы суда коену алдан әзерлексез йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм сидек системалары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук астма, шикәр диабеты һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (остехондрозлар, артритлар һ.б.) белән интегүчеләр өчен куркыныч.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Яр Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгенә килеп китте.
«Югары Ослан РҮХ» ДАССУ ике яңа белгече 2021 елда «Земский фельдшер» программасының катнашучылары булды. Һәрберсе 750 мең сум акча алды. Дәүләттән бер тапкыр бирелә торган акча авыл җирлегенә эшкә күчүчеләргә түләнә.
"Чистай РҮХ" ДАССУ сырхауханәсенең хезмәткәрләре чаңгы ярышлары буенча "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруда катнашты. Табиблар һәм шәфкать туташлары бирелгән нормативларны тапшырды.
Бүген бөтен дөньяда кесарь кисеме көне билгеләп үтелә. 1794 елның 14 гыйнварында Америкада доктор Беннетт беренче тапкыр үзенең хатынына кесарь кисеме ясый. XVIII гасыр азагында анестезия дә, йогышсызландыру да булмаган. Хатын һәм аның баласы исән кала. Бу беренче уңышлы кесарь кисеме була.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә эндомассаж һәм магнит кыры кулланып физиотерапия профильле аппарат ярдәмендә процедуралар үткәрелә. Инновацияле аппарат периферия кан әйләнеше бозылганда нәтиҗәле булып тора.
2022 елның 1 гыйнварыннан РФда медицина оешмаларының аерым бүлекчәләренең фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү буенча үзгәрешләр үз көченә керде. Даруханәләре булмаган авыл торак пунктларында ФАПларда, амбулаторияләрдә, табиблык практикасы үзәкләрендә медицина хезмәткәрләре даруларны сата һәм халыкка ташламалы препаратлар җибәрә алачак.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин COVID-19га кабат вакцинация ясады.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанның Республика клиник хастаханәсе белгечләре 200гә якын травматология операциясен уздырдылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләрне рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматлары буенча узган елда медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 480 гариза, фармацевтика эшчәнлеген башкаруга 260тан артык гариза, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше буенча эшчәнлекне лицензияләү буенча 14 гариза каралды.