Медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Лицензия кайбер очракларда яңадан рәсмиләштерелергә тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Мәскәү делегациясе катнашында балалар сәламәтлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Татарстанга илнең әйдәүче анестезиологлары-реаниматологлары, неонатологлары, балалар неврологлары һәм педиатрлары килде. Киңәшмәне сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев үткәрде.
2021 елның 16 ноябрендә Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә метанол белән агуланган 13 кешене китерделәр. Бүгенге көндә пациентларың күбесе тотрыклы хәлдә. Кызганыч,бер пациентны коткарып калып булмады.
Татарстанның Биектау районының Крутояры авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы кысаларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды.
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән медицина кичектерүе булган яисә ясарга ярамаганлыгы турында белешмәне (медотвод) кешеләр яшәү урыны буенча поликлиникада ала алалар. Әлеге документта QR-код урын алачак, ул белешмәнең чынлыгын, шулай ук медотводның сәбәбен (МКБ-10 буенча диагноз) һәм белешмәнең гамәлдә булу вакытын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.
Тәүлек буе «Түбән Кама Нефтехим»дан сыек кислород төяп җибәрү бара. Предприятие узган елның ноябреннән тотрыклы рәвештә тәэмин итүне оештырды. Коллектив тәүлегенә 30 тонна күләмендә кислород җитештерә.
Минзәлә үзәк район хастаханәсендә капиталь төзекләндерүдән соң балалар бүлеген ачуга әзерләнәләр. Хәзерге вакытта бинага җиһазлар кайтарыла. «Татинвестгражданпроект» дизайнерлары фикеренчә, балалар поликлиникасы холлының интерьеры нәни пациентлар сөенсен, үзләрен монда уңайлы хис итсен өчен, күңелле итәргә - стеналарны рәсемнәр белән бизәргә булдылар.
Бүген, 18 ноябрь - Тәмәке тартудан баш тарту көне. Ни өчен бөтен дөньяда миллионлаган кеше "үлем" гадәтеннән баш тартырга теләми. Һәм булып альтернативой тәмәке кальяны, никотинсыз тәмәке альтернатива була аламы? Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты педиатрия факультетының гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Фатыйма Юрьевна Козырева сөйләде.
Чистай РҮХнең яшьләр советы командасы «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналында гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады. Фестивальнең йомгаклау гала-концерты Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
17 ноябрьдә билгеләп үтелә торган җитлекми туган балалар көнендә Кама балалар медицина үзәге бәйрәм оештырды.