«Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» милли проекты чикләрендә «Алабуга Үзәк район хастаханәсе» ДАССУда яңа компьютер томографы урнаштырылды.
Кама балалар медицина үзәгендә хезмәт коллективы белән очрашу булды. 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары турында доклад белән КБМҮнең баш табибы Марат Насыйбуллин чыгыш ясады.
Бер елдан артык гомуми практика табибы Ковалева Татьяна Викторовна Ковидлы госпитальдә эшли. Әле 2020 ел башында ук, пандемия әле башланганда, коронавирус инфекциясенең безгә дә барып җитәчәген белдек.
Яшел Үзән районында «Сәламәтлек» милли проекты буенча дүрт сәламәтлек саклау объекты төзелә. Шуларның берсе - Яшел Үзәндә балалар сырхауханәсе. Аның төзелеше барышы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов танышты.
Алабуга Район Үзәк хастаханәнең табиб-кардиологы Ринат Мотыйгуллин район халкына күрсәтелә торган кардиологик ярдәмнең торышы турында сөйләде.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготниклар әлеге хезмәтләрнең вариантын сайлый ала: натураль рәвештә яки акчалата эквивалентта.
Татарстанның ике меңгә якын авыл кешесе беренче тапкыр РКХнең мобиль сырхауханәсе белгечләреннән үз диагнозлары турында белде.
Ярты ел эчендә Республика клиник хастаханәсенең күчмә сырхауханәсе эшләгән дәвергә белгечләр 1746 авыл кешесендә беренче тапкыр авыруларын ачыклый алды.
Бу төньяк йөреше буенча иң масштаблы корпоратив проект, ул 43 төбәктә икенче ел рәттән үткәрелә. Акцияне оештыручы булып Россия спортчысы, танылган фигурачы Ирина Слуцкая тора. Чараның максаты - эшләүче кешеләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, төньяк йөреш ярдәмендә сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә тарту.
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме пультына иртәнге өчтә чакыру кабул итә, шаһитлар әйтүе буенча биеклектән кеше егылган.
Ләйлә Парий һәм Екатерина Мальцеваның фельдшер бригадасы составында ашыгыч ярдәм чакыруны кабул итә һәм хәвеф-хәтәр урынына килә. Карап чыкканнан соң, алар 30 метр биеклеккә җитә торган плотинадан ир-атның егылуын ачыклый.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре Россия Дәүләт флагы көнен билгеләп үтте.