ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе 2021 ел прививка ясау кампаниясе өчен Таттехмедфарм складына керде. «Ультрикс Квадри» дүрт валентлы вакцинаның 342 720 дозасын якын көннәрдә республиканың балалар сырхауханәләре буенча таратачаклар. Әлеге прививка сезонлы гриппка каршы профилактик иммунизация сыйфатында балалар һәм йөкле балалар өчен билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш табиблык амбулаториясендә 1982 елда төзелгән ике катлы табиблык амбулаториясенең капиталь ремонтын төгәлләделәр. Ремонттан соң ачылу антанасында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов, «Балык Бистәсе РҮХ» ДАССУ баш табибы Д. Р. Гаязов катнашты.

Яр Чаллы онкология диспансеры җирлегендә абдоминаль онкология өлкәсендә Казан РКОД әйдәүче белгече, 9нчы онкология бүлеге мөдире Әмир Вәлиев мастер-класс үткәрде

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе каршындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпитале табиблары 106 яшьлек Мария Смелованы коронавирустан дәвалаган, дип хәбәр итә РКБның матбугат хезмәте.


30
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа «Кече Чайково күле» паркын төзекләндерү белән танышты. Чарада Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.


28
август, 2021 ел
шимбә

Балалар клиник хастаханәсендә 18 августта Абхазиядә югалып, бер тәүлек узгач табылган Казаннан 15 яшьлек яшүсмергә катлаулы операция уздырдылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Көне алдыннан район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.


27
август, 2021 ел
җомга

Татарстанда 15 нче тапкыр «Сәламәтлек дулкыны» акциясе узачак, акция дәвамында илнең әйдәүче медицина үзәкләре белгечләре авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен җыелачак, сәламәтләндерүнең һәм халыкта сәламәт яшәү рәвеше өстенлекләрен формалаштыруның инновацион технологияләре тәкъдим ителәчәк.

2021 елда Казан шәһәрендә Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең уеннарын медицина белән тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру планын үтәү һәм гадәттән тыш хәлнең медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү буенча үзара бәйләнешне практик яктан тикшерү һәм медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү максаты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Ак барс» көрәш сараенда шартлы янгынның медик-санитар нәтиҗәләрен бетерүне оештыру» дигән тактик-махсус укулар үткәрде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International