14 апрельдә «Чистай РҮХ» ДАССУның балалар сырхауханәсенә катамнестик кабинетның эшен оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең белгечләре килеп киттеләр.
Сыйфат контроле бүлеге башлыгы, Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең акушер-гинекологы Лилия Габдрәүф кызы Рандина һәм аның 71 яшьлек әнисе Дамира Зиннәт кызы Сөләйманова COVID-19га каршы прививка ясатты.
Югары квалификацияле табиб-оториноларинголог Александр Николаевич Сазонов Түбән Кама хастаханәсендә 47 ел эшли инде. Бу һөнәри табиб тыйнаклыгы һәм эшенә мәхәббәте белән аерылып тора.
"ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ филиалы - "Спасс районы үзәк хастаханәсе" баш табибы вазыйфасына Әхмәтҗанов Роман Марс улы билгеләнде.
Агымдагы елның 15 апреленнән «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССУ баш табибы итеп Үткелбаев Ренат Илгиз улы билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.
"ТР ССМ акад. В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе" ДАССУ баш табибы вазыйфасына Әхмәтҗанов Илгиз Илдар улы билгеләнде. Боерык 2021 елның 15 апреленнән үз көченә керә.
Республика балалар клиник хастаханәсенә «Минем белән оч» проекты вәкилләре килеп китте.
12 апрельдә Республика кан үзәгендә "волонтер медиклары" белән берлектә кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган "Космос безнең канда!" Бөтенроссия донор марафоны кысаларында хәйрия донор акциясе узды.
Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә 35 яшькә кадәр 70 яшь табиб эшли. Иң актив 12 табибны якыннанрак танышу, аралашу һәм үз сорауларын һәм теләкләрен җиткерү максаты белән медицина учреждениесе җитәкчелеге белән очрашуга чакырдылар.
«Спутник V» вакцинасының беренче компоненты белән «НТР 24» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре прививка ясатты.
Медиа-холдинг директоры Наталья Реджеп-Алиева, яңалыклар хезмәтенең шеф-мөхәррире Евгения Корбакова, шулай ук каналның беренче затлары, монтажерлар, корректорлар Түбән Каманың Үзәк район күп профильле хастаханәнең 2 нче номерлы сырхауханәсенә килеп китте. 9 кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга теләк белдерде.