КХРның Казандагы Генераль консулы билгеләп үткәнчә, Россия һәм Кытай пандемияне бергә җиңә алачак. Кытай Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә пандемиягә каршы көрәштә ярдәм һәм теләктәшлек билгесе итеп 810 саклагыч костюм, 480 пар саклагыч күзлек һәм 960 медицина респираторы тапшырды.
Бүген Кабан күле яр буенда Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан «озын гомер адымнары» флешмобы узды. Аны 7нче Шәһәр сырхауханәсе, КДМУ һәм республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре үткәрде. Флешмобның максаты - кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну уяту һәм авыруларны профилактикалау кагыйдәләре турында сөйләү.
Хокук саклау органнарына һәм башкарма хакимият органнарына эшкә керер алдыннан кирәкле барлык белгечләрдән тикшерелергә хәзер Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә мөмкин.
"Мин бер тапкыр да бу шәһәргә эшкә килүемне үкенмәдем".
Таныш булыгыз, табиб-онколог, КБП паллиатив медицина ярдәменең күчмә патронаж хезмәте мөдире Александр Андреев. Александр Эдуард улы Удмурт Республикасында Можга районында, кечкенә генә Пычас авылында туган. 2016 елда Ижау дәүләт медицина академиясен, 2017 елда онкология буенча интернатураны тәмамлый. Шул ук елны хатыны белән, ә ул белеме буенча мәдәният белегече, Түбән Камага яшәргә һәм эшләргә килгән.
Бу табиблар сабыйларның сәламәтлеге турында кайгырта, аларның гомерләренең беренче мизгелләреннән үк әниләре белән шатлана яки борчыла, көтелмәгән хәлләр була калса, һәр яңа туган сабыйның тормышы өчен көрәшә. 5 апрельдә неонатолог көне билгеләп үтелә. Перинаталь үзәк белән Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсендә 12 табиб-неонатолог эшли. Перинаталь үзәктә 9 белгеч эшли – алар бала туганда катнаша, балага асфиксиядә яки тумыштан килгән патологиягә бәйле ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.
Гыйнвар азагында яшүсмер ата-аналарына чигә турысында пульсацияле авыртуларга, хәлсезлеккә һәм уң аягының йомшарып китүенә, тел оеуына зарлана. КФУның медик-санитар бүлеге белгечләре МРТ үткәргәндә баш түбәсе өлешендә баш мие гематомасы билгеләрен таба. Балалар Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге табиблары белән консультациядән соң пациентны республика клиникасына күчерү һәм госпитализацияләү турында карар кабул ителә.
Бүгенге көнгә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 13 табиб-неонатолог эшли. Неонатологлар КБМҮнең ике структур бүлекчәсендә: перинаталь үзәкнең яңа туган балалар бүлегендә һәм балалар хастаханәсенең яңа туган балалар патологиясе бүлегендә эшлиләр.
Республика балалар клиник хастаханәсе коллективы Росздравнадзорның «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге» сертификациясен яңадан үтте. БРКХ 2017 елда беренче тапкыр алынган әлеге сертификатны раслаган Россиядә беренче медицина оешмасы.
Татарстанда бер ел эчендә аутистик спектрның бозылуыннан җәфа чигүче балалар саны арткан.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «реанимация бүлегендә яңа туган балаларның хәленә шәфкать туташы мониторингы» темасына республика уку-укыту видеоконференциясе узды.