Татарстанда ВИЧ-йогышы авырулар саны һәм таралу дәрәҗәсе уртача Россия күрсәткечләреннән ике тапкыр кимрәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәгенең баш табибы урынбасары Фирая Нәгыймова сөйләде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында муковисцидоз белән интегүче балаларның ата-аналарының инициатив төркеме белән очрашу булды.
Казан дәүләт медицина университеты – Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитация уза торган Россия Федерациясендә беренче югары уку йорты.
ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Ирина Питулова Республика клиник хастаханәсенең коллективы белән очрашты. Очрашу кысаларында белем бирү семинары узды.
Республика медицина профилактикасы үзәгендә Татарстан башкаласының сәламәтлек саклау учреждениеләрендә профилактика эшен оештыру өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен белем бирү-методик семинар һәм лекторий узды.
Инновацион технологияләр безнең көндәлек тормышка нык үтеп керде һәм без еш кына уйлап та тормыйча аларны файдаланабыз.
Республика клиник онкология диспансеры «Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм «Онкология авырулары белән көрәш» региональ проекты чикләрендә эксперт класслы Resona 7 ультратавыш диагностик аппаратын алды.
Түбән Камада үзләре артыннан карый алмаган өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы булдырыла.
2019 елның 3-4 декабрендә «КОРСТОН» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында халыкара катнашуы белән «Педиатрия һәм балалар хирургиясе Идел буе федераль округында (ИФОда)» дигән XVI Россия конгрессы узачак.
Хәзерге вакытта Россиядә һәм Европа илләрендә кызамык белән авыручылар санының югары дәрәҗәсе билгеләнә. РФ баш санитар табибы А.Ю. Попова тарафыннан расланган санитар кагыйдәләр нигезендә, кызамык очраклары туганда чикләү чараларын үткәрергә кирәк. Казанда кызамыкның 2 очрагы теркәлүгә бәйле рәвештә, әлеге чаралар 21 көн дәвамында үткәрелергә тиеш.