ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

24 декабрьдә Кан үзәгендә «Мы вместе - Без Бергэ» пациент - волонтерлык оешмасы белән хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.

 

Мамадыш районыннан медицина хезмәткәрләре Галеевлар династиясе «Иң яхшы хезмәт династиясе» дигән район конкурсында җиңде.

20 һәм 21 декабрьдә Яр Чаллы шәһ. Сугыш ветераннары өчен госпиталь сөт бизенең яман шешен ачыклау буенча «Яр Чаллы Челны сөт бизенең яман шешенә каршы» дигән профилактик акция узды. Ул ТР ССМ Республика онкология диспансеры белән бергә оештырылды.

Яңа ел каникулларында Казанның стационарлары, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны госпитализацияләү территориаль принцип буенча гамәлгә ашырылачак.

Атна эчендә Казанның  ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8031 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1205 чакыру. 947 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 69 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 73 кеше зыян күрде, 42 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды, 1 кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 21 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 55 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6766 чакыру үтәлде, аларның 75 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,156 –  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Марат Садыков Чечен Республикасының Сәламәтлек саклау министры Эльхан Сөләйманов белән очрашты. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан шәһәренең «18нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең хезмәткәрләренә шикаять факты буенча түбәндәгеләрне хәбәр итә.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә йогышлы авырулар белән балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясенең күчмә утырышы булды.

ТР Иҗтимагый палатасында пресс-конференциядә 2019 елга дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проектына йомгак ясадылар.

КДМУның сакчыл технологияләр модуле белән беренчел һөнәри белемне арттыру циклын тыңлаучылар Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенә килеп киттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International