ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Казан шәһ. предприятиеләренең хезмәт коллективлары өчен ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тест буенча профилактик акция дәвам итә. Акция Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә Республика СПИД үзәге тарафыннан үткәрелә. Кичә белгечләр «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКПдә булдылар. Предприятиенең хезмәт коллективы өчен видеолекторий оештырдылар, зарарлануларның профилактикасы һәм куркынычлары турында сөйләделәр, тыңлаучылардан булган сорауларга җавап бирделәр. Теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест уздылар. Акция кысаларында үзләренең ВИЧ-статусларын 22 кеше белде.

Әлмәт шәһәре балалар сырхауханәсендә «шикәр авыруы» диагнозы белән балалар өчен хәйрия акциясе узды. Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, «Нур» Хәйрия фонды, шулай ук НурГео һәм «Нурмед» компанияләр төркеме чараның оештыручылары булып чыгыш ясадылар. Балалар сырхауханәсенең мөдире Тамара Черемисина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул балалар сәламәтлеге сагында көн саен һәм сәгатъ саен торучы педиатрия хезмәтенең зур әһәмиятен ассызыклады һәм үткәрелә торган чаралар өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстанда «Ирләр сәламәтлеге» темасына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсы тәмамланды. Конкурс халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм ирләрдә авыруларны профилактикалауны пропагандалауга медицина хезмәткәрләрен мотивацияләү максаты белән үткәрелде. Конкурска җибәрелгән эшләр ирләрнең репродуктив сәламәтлекләре белән бәйле проблемаларга карата  гражданнарның хәбәрдарлыкларын күтәрүгә чакырылганнар. Куркынычның төп факторлары арасында  тәмәке тарту һәм алкоголь куллану билгеләнәләр, алар  импотенция, кысырлык һәм мәни яман шеше кебек авыруларның сәбәбе булырга мөмкиннәр. Конкурс җиңүчеләрен берничә критерий буенча билгеләделәр. Иң күп балл җыйган  конкурс җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары белән, шулай ук Республика медицина профилактика үзәгенең рәхмәт хатлары белән бүләкләячәкләр.

Саба үзәк район хастаханәсе җирлегендә урта медицина персоналы өчен «Иртә яшьтәге баланың туклануы һәм үсеше» дигән Республика семинары узды. Укыту балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм сәламәт бала кабинетларының шәфкать туташлары, участок шәфкать туташлары һәм фельдшерлар өчен урта медицина персоналының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максаты белән оештырылды. Балалар республика клиник хастаханәсенең һәм Казан ДМУ сырхауханә педиатриясе курсы белән госпитальле педиатрия кафедрасының белгечләре докладлар белән чыгыш ясадылар. Семинарның катнашучылары имезеп үстерү проблемалары, балалар яшәүләренең беренче өч еллыгында тукланулары, җитлекми туган балалар үсешенең үзенчәлекләре һәм балаларның вакцинапрофилактикасы турында фикер алыштылар.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7153 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар,

алардан иҗтимагый урыннарга – 1839 чакыру. 1111 тапкыр медицина хезмәткәрләре бәхетсезлек очракларына чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 54 тапкыр. Әлеге ЮТХдә 54 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгынларга медицина хезмәткәрләре 2 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табиблары 102 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5286 чакыру башкарылды, шул санда көчле миокард инфаркты – 46, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы – 227.

 


29
июнь, 2018 ел
җомга

Мамадыш үзәк район хастаханәсенең җирлегендә халыкка консультатив эндокринологик ярдәм күрсәтү буенча масштаблы акция узды. Чараны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Татарстан Республикасының Диабетик Ассоциациясе» җәмәгать оешмасы белән бергәләп чыкты. Республика клиник хастаханәсенең һәм Республика эндокринология диспансерының хезмәткәрләре шикәрле диабет белән пациентларны карап тикшерделәр, аларның күп санлы сорауларына җавап һәм тиешле киңәшләр бирделәр. Аннан башка бөтен теләүчеләрнең шикәргә  кан анализын ясарга мөмкинлек булды.


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе җирлегендә Гипертония авыруы белән пациентлар мәктәбе узды. Очрашу Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идәрәсенең баш штаттан тыш кардиологы, баш табибның медицина хезмәтен күрсәтү буенча урынбасары Изюм Хәмидуллина инициативасы буенча оештырылды. Мәктәп катнашучылары алдында лекция белән табиб-кардиолог  Ләйлә Әхмәтҗанова чыгыш ясады. Пациентлар мәктәбе чираттагы тапкыр Түбән Камада яшәүчеләргә үз сәламәлекләрен күзәтеп тору мөһимлеге турында искә төшерде. Кайбер пациентларны кардиологларның тикшерүләренә чакырдылар.


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген бөтен дөнья буенча Яшьләр көне билгеләп үтелә. Милли бәйрәм үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен әле башлап кына җибәрүче яшь белгечләр турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Республика клиник Перинаталь үзәгенең  яңа корпусы ачылу сәбәпле, Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан медицина көллияте белән берлектә хәзерләнгән тулы бер төркем яшь белгечләр клиникага эшләргә килделәр. 

Зәй үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Өлкән халыкның билгеле группаларын диспансерлаштыруның онкологик компонентын оештыру буенча Зәй муниципаль районы сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе» дигән районара киңәшмә-семинар узды. Чарада КДМА ректоры,  м. ф. д., профессор Р. Ш. Хәсәнов, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы И. Р. Һидиятов, Зәй ҮРХ баш табибы Р.Р. Амеров катнаштылар. РКОДның оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары К. Т. Шакиров онкологик ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм Зәй районында онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү турында доклад белән чыгыш ясады. Әлмәт шәһәрендә Республика клиник онкология диспансеры филиалының баш табибы С. А. Карамаликов Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш регионы районнарының онкологик хезмәтен алып бару турында отчет тәкъдим итте. Өлкән халыкның билгеле группаларын диспансерлаштыруның онкологик компонентын оештыру буенча ТР Зәй муниципаль районы сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе белән халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табиб урынбасары В. В. Усманов уртаклашты.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллективы Капков Вил Мәхмүд улы –  15 елдан артык Республика клиник хастаханәсендә физиотерапия бүлегенең мөдире булып эшләгән югары категорияле табиб-физиотерапевт – гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International