ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк проекты кысаларында Баулы районы Хансөяр авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы төзелә башлады, бүлеп бирелгән участокта баганалар урнаштырылды.

Зәй үзәк район хастаханәсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре йөртүчеләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында, шул исәптән махсус сигналлар куллану хакында профилактик әңгәмә булды.

2022 елда "Сәламәтлек саклау" милли проекты буенча Әтнә үзәк район хастаханәсенә шундый операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирүче видеоэндоскопия системасы куелды.

Баулы районы мәктәпләрендә поликлиниканың педиатрия бүлеге шәфкать туташлары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча әңгәмәләр үткәрделәр.

«Зәңгәр Тасма» инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды белгечләре Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр һәм Татнефть компаниясе хезмәткәрләре өчен «Сәламәтлек сәгате»  үткәрделәр. Чара йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәсьәләләренә багышланган иде.

Үзәк стадион манежында Казан шәһәре дәвалау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы ачылды.

COVID-19 белән авыручыларны дәвалауда моноклональ антитәнчекләр куллану тәҗрибәсе турында 14 нче бүлек мөдире Динә Семенова сөйләде.

Кукмара районында Кәчимир авылында фельдшер-акушерлык пункты бинасының каркасы монтажланган. ФАП Сәламәтлек саклау милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Тукай үзәк район хастаханәсе коллективы - баш табиб Мансур Потеев һәм аның урынбасарлары - Тукай районы халкына хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен нәтиҗәле идарә итү күнекмәләренә өйрәнделәр.

Бүгенге онлайн-дәрестә хроник обструктив үпкә авыруы белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбендә табиб-пульмонолог, Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы укытучысы Рөстәм Шәйморатов ХОБЛ (хроник обструктив үпкә авыруы) үсеше куркыныч факторлары турында җентекләп сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International