ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2023 ел
шимбә

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кунакларына һәм катнашучыларына медицина ярдәме күрсәтү эшлекле һәм мәдәни программа мәйданчыкларында да, яшәү урыннарында да оештырылачак. Барлык медицина ярдәме Хәләл стандартлары буенча күрсәтеләчәк.


28
апрель, 2023 ел
җомга

Түбән Каманың «Бегишево» аэропортына холера белән пассажир очып килде. Бәхеткә, бу бары тик өйрәнүләр вакытында легенда гына булган.

28 апрель - ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне. Бүген тантаналы шартларда Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибы Фәйзи Фирдәүс улы Әгъзамов барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлы эш теләде.

Бүген, май бәйрәмнәре алдыннан, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов һәм клиниканың профсоюз оешмасы җитәкчесе Люция Галиева Республика балалар клиник хастаханәсенең мактаулы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәрененең хәлләрен белеште, бәйрәмнәр белән котлады.

Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасы шәһәр оешмаларын эш урыннарында хезмәткәрләрне дистанцион реабилитацияләү белән таныштыруны дәвам итә.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең 2нче хирургия корпусын капиталь ремонтлау стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында башкарыла.

Аяк хирургиясенә багышланган секцияләр Евразия ортопедия форумының фәнни программасының бер бүлеге булачак. Чара 2023 елның 22-24 июнендә Казанда узачак һәм дөньяның 70 иленнән 7000нән артык белгечне берләштерәчәк.

Казанда 26-27 апрельдә Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең сәламәтлек саклау өлкәсендә балалар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган XX Бөтенроссия съезды узды.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләре 9 Майга багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Табиблар 30 агач үсентесе утыртты.

Табиб-физкультура диспансеры коллективы "Актив бул" акциясенә кушылды һәм дәвалау физкультурасы буенча квалификацияле инструктор-методист Венера Сакаева җитәкчелегендә җитештерү зарядкасы ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International