Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе тарафыннан 2023 елның 6-10 февралендә 23 гариза кабул ителде.
Проф. Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 3D визуализация системасын кулланып югары технологияле операцияләр үткәрә башладылар. 3D визуализациянең цифрлы системасы «Офтальмохирургның тылсымлы күзләре» дип атала, ул табибка хәтта элек күрә алмаган зоналарны һәм операция кыры өлкәләрен күрергә ярдәм итә.
Авыз куышлыгы гигиенасы буенча төп күрсәтмәләрне без «Алабуга РҮХ» ДАССУның Морт участок хастаханәсе табиб-стоматологы Равил Мәҗитовтан белдек.
Урт авыруларының ике төп төре - гингивит һәм пародонтоз.
30 яшьлек Роксана Минһаҗиева тимераякта шуганда уңышсыз рәвештә ян ягына егыла. Егылу җитәрлек көчле иде, кыз кабыргасын сындыргандыр дип уйлаган, ләкин сөякләр исән калган, боз егылу нәтиҗәләре көтелмәгән булып чыга.
Шушы көннәрдә ТР Республика клиник хастаханәсенең мастер-класста табиблары панкреатобилиар зона органнары авыруларын эндоскопик диагностикалауда һәм дәвалауда заманча казанышлар турында фикер алыштылар.
9 февральдә Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә. Бу дата 2001нче елда медицина бәйрәмнәре календарен тулыландырды. 36 еллык эш тәҗрибәсе булган табиб-стоматолог-терапевт гомере буе Яр Чаллы шәһәренең 1нче стоматология хастаханәсендә эшләгән, Хәлил Хәмәтдин улы Әхмәтҗанов үзенең һөнәренә ничек килгәне һәм ни өчен Чаллыны сайлап алуы турында сөйләде.
Бүген Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерында республика туберкулезга каршы клиник диспансер вәкилләре, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе һәм Роспотребнадзор хезмәте җитәкчеләре катнашында медицина советы узды.
Кама балалар медицина үзәгендә узган ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы булды. Чарада ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева, оешманың партнерлары һәм коллектив катнашты.
Тәтеш РҮХнең фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары "Демография"милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансеризация узу өчен өлкән буын гражданнары исемлеген әзерлиләр һәм формалаштыралар.