ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән РҮХ «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү » программасы буенча маммограф алды. Җиһазлар Васильево район хастаханәсе поликлиникасында - Яшел Үзән РҮХ филиалында урнаштырылган.

Алабуга үзәк район хастаханәсе табиблары реаниматологлар, травматологлар, хирург, педиатр, лаборантлар, рентгенолог, функциональ диагностика табиблары составында ашыгыч рәвештә чакырылды. Кыска вакыт эчендә бала тикшерелде.

В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетына Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Ольга Баһданова КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасы профессоры Фәридә Тәхавиева белән берлектә укытучылар һәм студентлар өчен дистанцион реабилитацияне тәкъдим иттеләр.

Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында «Абилимпикс»чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Яшел Үзән РҮХ «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча рентген аппараты алды.

2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча иҗтимагый тавыш бирү тәмамланды.

2022 елның 11 аенда Мамадыш РҮХдә 9300 кеше диспансерлаштыру үтте . Профилактик медицина тикшерүләрен 1150 кеше үтте.

Казан шәһәренең 20нче сырхауханәсендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча психологлары табибларны һәм фельдшерларны авыр кризис хәлендә булган пациентлар белән аралашу күнекмәләренә өйрәттеләр.

Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү»программасы буенча беренче тизлекле интернет каланчасын ачтылар. Ул Кама Тамагы районының Балтач авылында урнаштырылган.

Яр Чаллының 7нче сырхауханәсендә быел 14 меңгә якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International