Кукмара РҮХ сырхауханәсендә РКТ (рентген компьютер томографы) монтажлау тәмамланды. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы кысаларында сатып алынган.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының БРКХ табиблары делегациясе гамәлдәге хезмәттәшлек турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында кабат «University Medical Center» корпоратив фонды (UMC) клиникаларында булды.
Билге кулланучыларга бу билге белән билгеләнгән продукциянең (хезмәтнең) куркынычсыз гына түгел, ә сыйфатлы да булуы турында хәбәр итә.
Башлангыч этапта күп авырулар симптомсыз уза. Алар арасында, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш авырулары һәм шикәр диабеты - дөньяда үлемнең төп сәбәпләре, шулай ук башка куркыныч авырулар бар.
Түбән Каманың 31нче мәктәбенең 6-7 сыйныф укучыларына яшәргә комачаулый торган начар гадәтләр турында сөйләделәр. Медицина профилактикасы буенча табиб Юлия Чуданова балаларга тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында җентекләп аңлатты.
Чаллы егете кар машинасында трюк ясарга карар кыла. Нәтиҗәдә - теш казнасы сынган һәм Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең бит хирургиясе бүлегендә операция.
Беренче канал төшерү төркеме Казанда булып, «ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ базасында Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге табиблары һәм пациентлары турында сөйләде.
Профилактик медицина тикшерүе, диспансерлаштыру һәм тирәнтен диспансеризацияне мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән урын буенча бушлай үтәргә мөмкин
«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасында медицина хезмәтләре экспортын үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында БРКХ Med Travel Leaders 2022 Бөтенроссия Медицина туризмы һәм медицина хезмәтләрен экспортлау конкурсында катнашты. Бәйге Мәскәүдә 31 нче «Сәламәтлек саклау-2022» халыкара күргәзмәсе кысаларында үтте.
«Medtravelexpo 2022» халыкара күргәзмәсе кысаларында узган Med TRAVEL Leaders 2022 медицина туризмы һәм медицина хезмәтләрен экспортлау буенча Бөтенроссия конкурсында проф. М. З. Сигал исемендәге РКОД «Онкология диспансерлары арасында веб-сайтның иң яхшы инглиз телендәге версиясе» номинациясендә җиңде.