6 декабрьдә Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне декадасы кысаларында Нурлат районында Шикәр авыруы белән интегүче пациентлар өчен күчмә семинар узды.
9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Түбән Кама хастаханәсендә «Сәламәтлек саклауда коррупцияне профилактикалау һәм коррупция җинаятьләре өчен җаваплылык» конференция узды.
Казанда «Филиппок» үзәгендә башкала табиблары һәм Казанның Мәскәү районы мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында «Мәгариф һәм сәламәтлек» традицион семинар-киңәшмә узды.
9 декабрьдә Инвалидлар Декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидларның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшлиячәк. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
8-9 декабрьдә Казанда С. С. Зимницкий ис. халыкара катнашу белән III Бөтенроссия Клиник медицина конгрессы узачак.
Кукмара үзәк район хастаханәсе сырхауханәсендә капиталь ремонт тәмамланды. Функциональ диагностика бүлеге тулысынча яңартылды. Барлык ремонт эшләре «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча алып барылды.
2023 елда Татарстанда республика табиблары аяк табанын саклап калу үзәген оештырырга ниятли. Табиблар республикада аякны ампутацияләгәннән соң үлүчеләр санын киметү өчен мондый идеяне тәкъдим иткән.
1 декабрьдә Казанга эш визиты белән Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары С.А. Стригункова җитәкчелегендә Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде.
Проф. А.Ф. Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең медбраты Аммар Хөсәен «Мәрхәмәтле Татарстан-2022» конкурсында гран–при яулады, Ел волонтеры исемен дә алды. Җиңүчене Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Кышкы чорда җәрәхәтләнү куркынычы 2-3 тапкыр арта. Кышын җәрәхәтләнүнең төп сәбәбе - ашыгу. Күпләр бозны сизмиләр, нәтиҗәдә алар егыла һәм төрле җәрәхәтләр ала. Моннан тыш, җәрәхәтләрнең зур өлеше җәмәгать транспорты белән бәйле.