ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча 29 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән.

Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр тормыш сыйфаты, инвалидлык һәм онкология, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын, шикәр диабетын, хроник бронх һәм үпкә авыруларын ачыклауга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензия алырга теләүчеләр һәм лицензиатларның игътибарын түбәндәгегә юнәлдерә: эшкуарларны лицензияләү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында 2023 елның 1 гыйнварыннан яңадан дәүләт пошлиналарын түләү таләп ителә.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Гөлгенә Сафиуллина һәм Дарья Зайцева йөрәк турысы чәнчешүенә һәм гомуми хәлсезлеккә зарлаган 65 яшьлек ир кеше чакыруына килә.

Ни өчен таза кешеләргә йогышлы авыруларны дәвалау авыррак? А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Юлия Созинова аңлата.

Дәүләт симфоник оркестры Балалар Республика клиник хастаханәсендә чыгыш ясады. Утыз минутка онкогематология коридорында кинофильмнардан, мультиклардан һәм башка таныш көйләр яңгырады. Программа тамашачыларның төрле яшьтәге булуын исәпкә алып төзелде.

Түбән Каманың Перинаталь үзәге булган Балалар шәһәр хастаханәсендә яшь табибларның хастаханә җитәкчелеге белән очрашу узды.

2023 ел Түбән Камада сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Мэр Рамил Муллин «Спортта 365 сәгать» челленджны башлап җибәрде. Медицина хезмәткәрләре челленджны рәхәтләнеп кушылды һәм барысын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди!

Ярышлар вакытында катнашучыларның сәламәтлеген республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары һәм шәфкать туташлары күзәтәчәк.

Бүген пульмонолог һәм Казан ДМУнең фтизиопульмонология кафедрасы ассистенты Рөстәм Шәйморатов Татарстан Республикасының 100 мәгариф оешмасы, аерым алганда, урта махсус уку йортлары, ТР ДОСААФ Казан автомобиль мәктәбе һәм Россия ДОСААФ Татарстан Республикасының Үзәк аэроклубы өчен «Хроник бронхитны һәм аның өзлегүләрен профилактикалау» темасына онлайн-лекция үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International