Минзәлә үзәк район хастаханәсенең Юртау ФАПы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча кыска вакыт эчендә төзелгән, ачылыш тантанасына әзер диярлек. Медэшчәнлекне гамәлгә ашыруга санэпид лицензия һәм нәтиҗә бирү көтелә.
«Россия 24. Татарстан» телеканалында «Медицина» программасынының икенче чыгарылышы карагыз. Яңа проект сишәмбе көнне, атнага бер тапкыр эфирга чыгачак.
Казанның 71нче номерлы татар-рус мәктәбендә Казан шәһәре табиблары һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында «Мәгариф һәм сәламәтлек» семинар-киңәшмәсе булды.
Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге тәкъдим иткән таләпләр клиника биналарына, хезмәткәрләргә, теге яки бу лицензияләргә һәм дәүләт мәгълүмат системалары белән үзара бәйләнешкә кагыла.
«Сәламәтлек саклау» милли проектының "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" Федераль проекты кысаларында Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә компьютер томографиясе үткәрү өчен яңа аппарат урнаштырылачак.
Якын арада Апас РҮХнең Чуру-Барыш ФАПын газүткәргечкә тоташтырачаклар. Яңа бина быел " Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
"Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча «Саба РҮХ» ДАССУ сырхауханәсендә йөрәк-кан тамырлары системасын һәм эчке органнарны тикшерү өчен билгеләнгән яңа диагратавыш диагностикасы аппараты урнаштырылган.
Нурлат РҮХгә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы буенча яңа җиһазлар кайтарылды. УЗИ диагностика аппараты файдалануга тапшырылды.
Бүген табиб-рентгенологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1895-нче елда бу көнне немец физикы Вильгельм Конрад Рентген рентген нурларын ачты. Бу бүгенге көнгә кадәр дөньяда иң киң таралган диагностикалау ысулы.
«Саба РҮХ» ДАССУ поликлиникасында яңа диагностик цифрлы рентген - «Ренекс-РЦ» аппараты урнаштырылды. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.