Түбән Кама районының күппрофильле хастаханәсендә чираттагы чәршәмбе көне үткәрелде. Хастаханә шәһәрчеге территориясендә генераль җыештыру сентябрьдән башлап чәршәмбе көнне үткәрелә һәм көз ахырына кадәр дәвам итә. Хастаханә хезмәткәрләре яфракларны, коры ботакларны һәм чүп-чарны җыештыра.
Узган җомгада "Чистай РҮХ" ДАССУ балалар сырхауханәсенең көндезге стационары базасында «Жизнь» үзәге белгечләре «Йөрәкләребез җылысы» иҗади мастер-класс үткәрде. Көндезге стационарда дәваланучы балалар җепләрдән курчаклар ясады. Әлеге чара "Сула!" проетын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
20 октябрьдә Казанда "Акушерлык, гинекология һәм перинатологиянең актуаль мәсьәләләре. Груздев укулары" халыкара катнашу белән Россия фәнни-гамәли конференция узачак.
17 октябрьдә тугызынчы сыйныф укучылары өчен 180-нче номерлы Казан күппрофильле полилингваль гимназиясендә психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган лекция булды.
Кайбыч районының Чүти авылындагы фельдшер-акушерлык пункты шушы көннәрдә газүткәргечкә тоташтырылачак. ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кертелгән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУның дәвалау-реабилитация үзәгендә «инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләү» һәм «сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль программаларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина академиясе тарафыннан оештырылган «Авырулар һәм инвалидларны реабилитацияләү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл үтте.
Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендә рентген компьютер томографы куела торган бинаны ремонтлау тәмамланган. Югары технологияле җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы буенча район хастаханәсенә киләчәк.
Форумда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең башка субъектларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән 1000нән артык белгеч катнашты.
Конференция барышында челтәркатлау патологиясен диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре, covid-19 кичергән пациентларда күз авырулары үзенчәлекләре, катаракт хирургиясенең катлаулы очраклары каралды, глаукома белән пациентларны алып баруның катлаулы очракларын анализланды.
18 октябрьдә Казан дәүләт медицина университетының психиатрия һәм медицина психологиясе кафедрасында Казан дәүләт медицина университетының психиатрия кафедрасының 150 еллыгына багышланган фәнни конференция ачылды.
"Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе" ДАССУ табиблары бригадасына рәхмәтебезне белдерәбез