Бүген Татарстан Республикасының Атказанган табибы Рафат Садриев «Республика клиник неврология үзәге» ДАССУ баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Боерыкка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кул куйды.
«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ баш табиб вазыйфасына Татарстан Республикасының атказанган табибы Шәрәфетдинов Илнур Хәсән улы билгеләнде.
Бүген Казанда Идел буе онкология форумы ачылды. Чара кысаларында төрле онкопатология – колоректаль яман шеш, баш һәм муен, тире, сөякләр шеше, эндокрин системасының яман шешләре булган пациентларны һәм торакоабдоминаль өлкә органнарының, шулай ук лимфопролифератив авырулары булган пациентларны диагностикалауның, дәвалауның һәм реабилитацияләүнең иң актуаль мәсьәләләре җентекләп каралачак.
Артериаль гипертония барлыкка килү рискының төп факторлары булып кандагы холестеринның артуы, тәннең артык массасы, хәрәкәт активлыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмау, рациональ булмаган һәм баланссыз туклану тора.
12 майда бөтен дөньяда шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Яр Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташлары «Ак йөрәк» бәйрәм флешмобын уздырды.
Июнь аенда Казанның 16нчы шәһәр клиник хастаханәсенең икенче корпусында урнашкан онкогематология бүлеге капиталь ремонттан соң беренче пациентларны кабул итәчәк.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә икенче хирургия корпусын ремонтлау бара. Эш медицина стационарларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча алып барыла.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә. Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
2022 елның 11-13 маенда Мәскәүдә "Гостиный двор" күргәзмә комплексында «Милләт сәламәтлеге – Россиянең чәчәк атуы нигезе» Бөтенроссия форумы уза.
Бөек Җиңү көне алдыннан «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең баш табибы Гөлсинә Шәмсиева хезмәткәрләр белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм стационарда дәваланучы ветераннарны бәйрәм белән котлады.