ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган Илкүләм пластик хирургия, эстетик медицина һәм косметология буенча конгресс булды.

Республика клиник хастаханәсе җирлегендә «Ышаныч» дигән Бөтенроссия ЭЯА белән пациентлар җәмгыяте катнашуында оештырылган Эчәклекнең ялкынсыну авырулары белән пациентлар өчен VI мәктәп узды.

«Сәламәтлек ачкычлары» Республика конкурсы Татарстан Республикасының урта махсус һәм югары уку йортлары арасында сәламәт яшәү рәвеше стереотипларын формалаштыруда иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм популярлаштыру максатларында үткәрелде. Конкурс укучыларны профилактик чараларда актив катнашырга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Грипп иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе булып тора, кискен респиратор вирус йогышлары төркеменә керә. 

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУсе Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ инициативасы буенча 15 елдан артык Бөтенроссия яшүсмерләрнең яшәү рәвешен, яшүсмерләр арасында начар гадәтләрнең таралуын һәм интернет-бәйлелекне формалаштыруда социологик тикшерүендә актив катнаша.

Түбән Камада «Иң яхшы мастер-класс» дигән беренче республика конкурсы узды, анда Татарстанның барлык медицина көллиятләренең һәм медицина училищеларының профессиональ модульләре укытучылары катнашты.

Бүгенге көндә хирургия эшчәнлеге, аның үсеш перспективалары фәнни казанышларны, яңа технологияләрне һәм материалларны куллану белән тыгыз бәйләнгән. Соңгы елларда хирургиядә аз инвазив һәм эндоскопик технологияләрне кертү белән бәйле зур үзгәрешләр булды.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә «Акушер стационары шартларында яңа туган балаларга медицина ярдәме күрсәтүдә актуаль мәсьәләләр» темасына укыту семинары булды. 

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Чара барышында янгын тревогасы сигналы буенча бала тудыру йортының медицина хезмәткәрләрен һәм пациентларны күнекмә эвакуацияләү уздырылды.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсендә «Демография» илкүләм проектын һәм «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру буенча республика киңәшмәсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International