ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Республика кан үзәгендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары катнашында «Ярдәм кулы суз!» донор акциясе үтте.

 

КДМУда «Мин медицинада коррупциягә каршы» темасына югары һәм урта махсус медицина уку йортларының укучылары арасында иң яхшы иҗади эш буенча IX Республика конкурсының йомгакларын ясадылар. Гадәттәгечә, әлеге конкурс 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә үткәрелә.

ТР Атказанган табибы, Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХнең шәһәр аллергология үзәге җитәкчесе Наилә Марс кызы Рәхмәтуллина озак авырудан соң вафат булды.

Татарстанда Республика медицина профилактикасы үзәге «Россия йөр!» федераль проекты кысаларында чаралар уздырды. Ул халыкка физик активлыкның файдасы турында сөйләргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча кирәкле күнекмәләр булдырырга тиеш.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсенең ел саен инвалидлар декадасына туры китерелгән бәйрәмне уздыруы күркәм традициягә әйләнде.

Уникеилле эчәкнең зур дуоденаль төере (ЗДТ) ампуласының яман булмаган шешләре сирәк очрый һәм ашказаны-эчәк трактындагы барлык шешләрнең 0.4% -0.12% тәшкил итә. Әмма 60-65% очракта яман шеш трансформациясе барлыкка килә, шуңа күрә гомуми кабул ителгән дәвалау тактикасы булып аларны алып ташлау тора.  

Казанда «Казан медицина көллияте» ДАҺББУ җирлегендә «Медицина һәм социаль карау» компетенциясендә «Яшь профессионаллар»(WorldskillsRussia) региональ чемпионаты узды.

«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺББУнең мәйданчыкларында тренер-эксперт, практик белем бирү мөдире Светлана Сычева җитәкчелегендә хәзерләнү үткән Түбән Кама шәһәренең 8нче сыйныф укучысы Азалия Вилданова алтын медаль яулады.

Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре хезмәтне саклау буенча укулар уздылар. Хезмәт кодексы гражданнарның сәламәтлекләренә һәм куркынычсыз хезмәт шартларына хокукларын һәм гарантияләрен законнар белән тәэмин итте.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы 2020-2022 елларга Тармак килешүенә кул куйдылар.

Эпидемиологлар үз сәламәтлеген кайгыртмаган һәм вакцинация узмаган кешеләргә моны соң түгел дип искәртәләр.  Шәһәргә Ультрикс Квадри дигән гриппның 4 штаммыннан саклый торган, гриппка каршы дүртвалентлы инактивацияләнгән вакцинасының яңа партиясе кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International