ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары Раилә Хөснетдинова һәм Анна Трунова ашамлык кисәге белән йотлыккан 84 яшьлек ир-кешене коткардылар.

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу көннәрдә КБМҮ авыручы балаларга аерым игътибар бирә. КБМҮнең балалар сырхауханәсенә беркетелгән территориядә 361 инвалид бала яши. Шуларның 27се авыр хәлдәге бала.

2 декабрьдән башлап 5 декабрьгә кадәр «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге Волонтер-табиблары Сочи шәһәрендә «2019 елның Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумы»нда катнаштылар.

Балалар республика клиник хастаханәсенә «Татарстан Республикасы балалар сәламәтлек саклавын үстерү, балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын кертеп » региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһаз китерелде.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында чыгыш ясады.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың Кырым Республикасына визиты барышында аңа табиблар берләшмәсе Россиянең медицина һөнәри бергәлеген консолидацияләү өчен табибларның федераль съездын оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Казан дәүләт медицина университетында Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитация буенча Бәйсез аккредитация һәм рейтинг агентлыгы (БАРА) эксперт комиссиясенең эше тәмамланды.

"РКДҮ" ДАССУсе хәбәр итә: 2019 елның 6 декабреннән «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССУнең эпидбюросы хәбәренә караганда, үзәк хезмәткәрендә «кызамык» диагнозы рәсми рәвештә расланмаган.

Хәзер яшь, тән массасы индексы, шуңа бәйле патология һәм төп авыруның стадиясе оператив тыкшынуның әлеге төрен үтәүдән баш тарту өчен билгеләүче сәбәп булып тормый. 

Чистай шәһәрендә Халыкара Спид белән көрәш көненә багышланган һәм гражданнарның ВИЧ-йогыш мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыруга, кеше иммунодефициты вирусы йоктырган затларга карата дискриминацияне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International