ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

7 ноябрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.

Казан ДМУ көндезге уку формасында белем алучы 14 студент Татарстан Президенты стипендиясен алачак. Түләүләр бөтен уку чорына каралган. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

10 һәм 11 ноябрьдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ ВИЧ-инфекциягә түләүсез аноним экспресс-тест үткәрә.

Минзәлә үзәк район хастаханәсенең Юртау ФАПы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча кыска вакыт эчендә төзелгән, ачылыш тантанасына әзер диярлек. Медэшчәнлекне гамәлгә ашыруга санэпид лицензия һәм нәтиҗә бирү көтелә.

«Россия 24. Татарстан» телеканалында «Медицина» программасынының икенче чыгарылышы карагыз. Яңа проект сишәмбе көнне, атнага бер тапкыр эфирга чыгачак.

Казанның 71нче номерлы татар-рус мәктәбендә Казан шәһәре табиблары һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында «Мәгариф һәм сәламәтлек» семинар-киңәшмәсе булды.

Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге тәкъдим иткән таләпләр клиника биналарына, хезмәткәрләргә, теге яки бу лицензияләргә һәм дәүләт мәгълүмат системалары белән үзара бәйләнешкә кагыла.


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Сәламәтлек саклау» милли проектының "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" Федераль проекты кысаларында Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә компьютер томографиясе үткәрү өчен яңа аппарат урнаштырылачак.

Якын арада Апас РҮХнең Чуру-Барыш ФАПын газүткәргечкә тоташтырачаклар. Яңа бина быел " Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

"Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча «Саба РҮХ» ДАССУ сырхауханәсендә йөрәк-кан тамырлары системасын һәм эчке органнарны тикшерү өчен билгеләнгән яңа диагратавыш диагностикасы аппараты урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International