ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Республиканың барлык 43 муниципаль районының фельдшер-акушерлык пунктлары яңа электрокардиографлар белән тәэмин ителәчәк. 1610 медицина приборы сатып алу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча башкарыла.

Баш табиб Галимов Айрат Илдар улы инициативасы белән Сарман РҮХ хезмәткәрләре махсус хәрби операция үткәрү зонасында булган солдатлар һәм офицерлар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.

Түбән Каманың Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре грипптан прививка ясадылар һәм covid-19 вакцинасының икенче компоненты белән вакцинацияләнделәр.

Республиканың Балык Бистәсе муниципаль районы Бирдебәк авылында ФАП модульле төзелешенә коммуникацияләр тоташтырыла. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы чараларына төзелгән.

Түбән Кама районының күппрофильле хастаханәсендә чираттагы чәршәмбе көне үткәрелде. Хастаханә шәһәрчеге территориясендә генераль җыештыру сентябрьдән башлап чәршәмбе көнне үткәрелә һәм көз ахырына кадәр дәвам итә. Хастаханә хезмәткәрләре яфракларны, коры ботакларны һәм чүп-чарны җыештыра.

Узган җомгада "Чистай РҮХ" ДАССУ балалар сырхауханәсенең көндезге стационары базасында «Жизнь» үзәге белгечләре «Йөрәкләребез җылысы» иҗади мастер-класс үткәрде. Көндезге стационарда дәваланучы балалар җепләрдән курчаклар ясады. Әлеге чара "Сула!" проетын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

20 октябрьдә Казанда "Акушерлык, гинекология һәм перинатологиянең актуаль мәсьәләләре. Груздев укулары" халыкара катнашу белән Россия фәнни-гамәли конференция узачак.

17 октябрьдә тугызынчы сыйныф укучылары өчен 180-нче номерлы Казан күппрофильле полилингваль гимназиясендә психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган лекция булды.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Кайбыч районының Чүти авылындагы фельдшер-акушерлык пункты шушы көннәрдә газүткәргечкә тоташтырылачак. ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кертелгән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУның дәвалау-реабилитация үзәгендә «инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләү» һәм «сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль программаларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина академиясе тарафыннан оештырылган «Авырулар һәм инвалидларны реабилитацияләү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International