Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары иң көчле спортчылар арасында спортның җәйге төрләре буенча I Бөтенроссия спартакиадасының волейбол матчларын медицина белән тәэмин итүгә җәлеп ителделәр.
"Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем санын киметү" программасын тормышка ашыру кысаларында Арча район үзәк хастаханәсенә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуларын кичергән пациентларны реабилитацияләү өчен җиһазлар кайтарыла.
Медик-санитар часть сырхауханәсендә капиталь ремонт эшләре иң кызган чагы. Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына керде. Капиталь ремонтны кыш ахырында башладылар, бюджет 20 млн. артык сум тәшкил итә.
«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында Әлмәт рарйон үзәк хастаханәсенә яңа цифрлы Р-500 "Маммоскрин" рентген маммографы куелды, ул 2007 ел аппаратын алмаштырылды.
Васильеводагы район хастаханәсендә рентген аппараты урнаштырылды. Медицина учреждениесенә яңа диагностик җиһазларны «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирделәр.
20нче номерлы сырхауханә каршындагы Хатын-кызлар консультациясендә акушер-гинеколог, профессор, медицина фәннәре докторы, Мальцева Лариса Ивановна менопауздан соңгы чорда хатын-кызлар арасында гормоноалыштыру терапиясе буенча укыту семинарын үткәрде.
Казан шәһәренең медицина оешмалары табиблары җәйге спорт төрләре буенча Казанда узучы иң көчле спортчылар арасында I Бөтенроссия Спартакиадасы матчларында медицина ярдәме күрсәтүгә җәлеп ителделәр.
"Йөрәк-кан тамырлары авырулары алкоголь-ассоциацияле авырулардан үлүчеләр структурасында алдынгы урынны били. Алкоголь кардиомиопатиясенә спиртлы эчемлекләрне зарарлы куллану белән бәйле үлемнәрнең 27 проценты туры килә".
"Бүре җиләге" дип бу халык телендә кара яки кызыл төстәге җиләк-җимешле барлык ашарга ярамый торган якин агулы җиләкләргә әйтәләр. Кайбер җиләкләрне куллану үлемгә китерергә мөмкин.
"Бу - гомерне коткару процедурасы": Алабуга РҮХ кардиологы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә экстрен ярдәм турында сөйләде.
Ел саен йөздән артык йөрәк авырулары булган кеше Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана.
Алабуга хастаханәсенең кардиологы Ринат Мотыйгуллин, 35 еллык стажы булган югары категорияле табиб, кискен коронар синдромы булганда АМЯХдә госпитализацияләүдән баш тартырга ярамаганлыгы турында аңлатты.