ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2022 ел
җомга

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Түбән Кама үзәк хастаханәнең 1нче номерлы сырхауханәсенең хезмәткәрләре үз территориясен тәртипкә китерделәр.

Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Кукмараның район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Лениногорск Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Медикларны Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады.

Казан шәһәренең "Медицина университеты клиникасы" ДАССУ сырхауханәсе территориясендә борынгы һәм матур татар йоласы "яулык җыю" булды. Йола Сабан туе алдыннан татарларда үткәрелә. Гармунның дәртле тавышына өйдән яшьләр, олылар чыгып, артистлар белән бергә бии. Үзләре белән Сабан туена бүләкләр алып чыгалар.

«Мамадыш РҮХ» ДАССУда «Шикәрле диабетны профилактикалау» темасына компьютер дизайны плакатлары республика смотр-конкурсының сайлап алу туры үтте.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Ел казанышы — 2021» Республика премиясенең "Ел интеллекты" номинациясендә Яшел Үзән медицина училищесы студенты Адилә Гыйльфанова җиңүче булды.

Сарман районының Сарайлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Иске бинаны "Сәламәтлек саклау"илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә алыштыру мөмкин булды.

Бүген медицина хезмәткәре көне уңаеннан Алабуга район үзәк хастаханәнең конференц-залында бәйрәм концерты үтте. Баш табиб Сәфәров Рамил Рәфхәт улы барлык коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, фидакарь хезмәтләре, сабырлыклары, кешелеклелек һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

«ТР ССМ РКНД» ДАССУ карамагындагы федераль проектның региональ ресурс үзәге белгече белән Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табибы 15 июньдә «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагерена килеп, наркотикларга каршы айлыгы кысаларында лекцияләр укыды. Әлеге чарада 100 яшүсмер катнашты.

Балалар Республика клиник хастаханәсендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематологиясенең, онкология һәм иммунологиянең Милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБО белән бергә эксперт визиты уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International