Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең өлкән шәфкать туташлары Чаллы коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты.
Чүпрәле район үзәк хастаханәнең Иске Шәйморза участок хастаханәсендә капиталь ремонт декабрь аенда тәмамланды. Яңартылган медицина учреждениесе пациентларны гадәти режимда кабул итә. Хастаханәнең типлаштырылган ике катлы кирпеч бинасы 40 ел элек, 1982 елда җирле колхоз акчасына төзелгән булган.
Академик С. Н.Федоров исемендәге Чебоксар клиникасының табиб-офтальмологлары Татарстан Республикасы балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең күз авыруларына күчмә диагностикалауны үткәрәчәк. Сәфәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «ТР ССМ проф. Е.В. Адамюк ис. Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУ чакыруы буенча оештырыла.
Теләче муниципаль районында Алан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Төзүчеләр металл каркас урнаштырды, диварларны күтәрә. Модульле типлаштырылган бина март ахырында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә башлады. Быел ул «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.
Казан шәһәренең 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең табиблары пациентлар өчен иммунизация темасына плакатлар әзерләде.
Республика кан үзәге татарстанлыларны Илкүләм донор көненә туры китерелгән язгы донор акциясенә кушылырга чакыра. Әлеге чара 2007 елдан башлап ел саен 20 апрельдә билгеләп үтелә.
Кама балалар медицина үзәгенең акушер-гинекологлары бүген 02:05 сәгатьтә Украина гражданкасына бала табарга ярдәм итте. Яшь әти-әниләр Юлия һәм Сергей балага Александр исемен куштылар. Саша гаиләдә икенче бала, аның 13 яшьлек апасы Мария бар.
Балалар Республика клиник хастаханәсенең сәламәтлек үзәге белгечләре балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә медицина тикшерүнүен үткәрә.
Елена Новоселова - «Мамадыш РҮХ» ДАССУ реанимация һәм анестезиология бүлеге мөдире, табиб-анестезиолог-реаниматологы.
Россиядә барлык фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) лицензия алды һәм авыл халкы өчен дарулар җибәрү хокукына ия булды.