Лицензия контроле лицензия таләпләре үтәлешен бәяләүгә үзгәртелде.
Түбән Кама районында яшәүче Фәйрүзә Газизова гомерен коткаручы күппрофильле хастаханә кардиологларына рәхмәт белдерә.
2022 елның 3-5 мартында Казанда академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча XI белем бирү симпозиумы узачак. Программада күрсәтмә операцияләр, сессияләр, операцион шәфкать туташлары өчен сателлит симпозиум, үпкәләрдә туберкулезны дәвалауда хирургия алымнары турында фикер алышу һәм башкалар каралган.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2021 елда ведомствоның ачык максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булды.
Казанда Республика клиник онкология диспансеры территориясендә «БАРСМЕД» ҖЧҖ филиалы ачылды. Медицина диагностика үзәге Philips Brilliance ангиоинъекторлы компьютер томографы белән җиһазландырылган.
Бүген БРКХдә халыкара катнашуы белән "Балалар нейрохирургиясе" конференциясе башланды.
22 февральдә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медпрофилактика үзәгендә «2021 елда оешма эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында» медицина советы утырышы узды. Доклад белән оешманың баш табибы Илнур Хәлфиев чыгыш ясады.
Саба районы Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичәнбаш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашты.
24 февральдән Татарстанның медицина оешмаларында халыкны диспансерлаштыру, шул исәптән коронавирус кичергән затлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру, планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме яңартыла.
Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында 2021 елда Саба районы сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы булды.