ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзәндә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә гаилә парларын хөрмәтләделәр. Бәйрәм Яшел Үзәндә шәһәр ЗАГСы каршындагы мәйданда узды. Тантаналы шартларда алтын туйларын билгеләп үтүче «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУның табиблары Валентин Александрович һәм Светлана Николаевна Цыпленковлар гаиләсен дә котладылар.

ТР Министрлар Кабинетында "Онкология" профиле буенча вертикаль интеграцияләнгән медицина мәгълүмат системасын гамәлгә кертү турында һәм дару препаратларын маркировкалау системасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш эшендә дистанцион режимда Россия Федерациясенең барлык субъектлары катнашты.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов үткәрде.

РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде.

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә ана һәм балачак бәйрәмнәренә багышланган тантаналар күркәм традициягә әверелә.

Бүген «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ табиблары волонтер-медиклар белән бергә Лаеш районы үзәк хастаханәсендә ФАП фельдшерлары өчен «Миңа гомер бүләк ит!» акциясен үткәрде.

Безнең сорауларга Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе консультация-диагностика сырхауханәсе табиб-кардиологы Чодура Сотпа җавап бирде.

«Эсселек организмны бик талчыктыра. Кешеләр бик нык тирли һәм дымны югалта. Без дымны югалтканда, кан куера, бу тромболар хасил итүгә китерергә мөмкин, ул йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрдә инсульт һәм инфаркт куркынычын арттыра.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Камаловлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең актлар залында «Чистай РҮХ» ДАССУның медицина хезмәткәрләре Салават һәм Гүзәл Камаловлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы булды.

Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авырган пациентлар өчен реабилитация курсын гамәлгә кертү башланды. Тернәкләндерү терапиясе өчен сынау мәйданчыклары булып Казан шәһәренең ике медицина учреждениесе: 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм Сугыш ветераннары өчен госпиталь алынды. Тернәкләндерү участок табиб-терапевты күзәтчелегендә контроль анализлар һәм ЭКГ нәтиҗәләренә карап үтә.

Җәйге эсселек-төрле хроник йогышлы булмаган авыруларның кискенләшүенә китерә торган кояш һәм җылылык сугуның сәбәбе. Эсседә бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр зыян күрә, аларда гипертоник кризлар, инфарктлар һәм инсультлар барлыкка килү куркынычы арта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International