6 мартта Республика клиник хастаханәсендә Хастаханә советы узды, анда 2019 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм яңа 2020 елга табиблар өчен бурычлар билгеләделәр.
2020 елның 13 мартында Казанда «Татарстан Республикасы Лаборатор медицина белгечләре форумы: лаборатория хезмәтен оештыруга заманча карашлар, һөнәри стандартлар һәм белем бирү, медицина практикасында перспектив технологияләр» булачак.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин «2019-2024 елларда 2030 елга кадәрге чорга ТКМР сәламәтлек саклау стратегиясен үстерү» килешүенә кул куйдылар.
Түбән Камада узган ел эчендә сәламәтлек саклау эшенә йомгаклар ясадылар. Медсовет ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм мэр Айдар Метшин катнашуында узды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында журналистлар өчен татарстанлылар арасында көнкүреш агулануларын профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл узды.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында «Сакчыл сырхауханә» беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен гамәлгә кертү буенча эшлекле киңәшмә узды.
Бүген ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш наркологы, наркология диспансерының сырхауханә мөдире Людмила Львова 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Людмила Алексеевна 36 ел гомерен медицинага багышлаган, аларның 32 елын наркодиспансерда эшләгән.
16 нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудырудан соң бүлегенең акушеркасы Гүзәл Раскалеева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын – кыз карашы» шәһәр конкурсында «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче булды.
Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга килеп китте. Эш сәфәре кысаларында ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, ә аннан соң аңа республиканың алдынгы дәвалау учреждениеләрен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина персоналы белән очраштылар.