Түбән Кама ҮРКПХдә Өченче буын университетының чираттагы дәресләре узды. Көмеш яшьтәге студентлар өчен лекцияне Түбән Каманың баш кардиологы, ТКҮРКПХнең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Йөзем Хәмидуллина укыды.
Республика медицина профилактикасы үзәгендә Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә профилактика эшен оештыру өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен белем бирү-методик семинар һәм лекторий узды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7797 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1418 тапкыр.
ТКҮРКПХнең барлык бүлекләре коллективлары иртә таңнан традицион өмәгә чыктылар. Иң беренче бурыч – территорияне коелган яфраклардан җыештыру, шулай ук чүп-чар җыю һәм, һәрвакыттагыча, көне буена күтәренке кәеф алу.
Конкурс 2019 елның 30 гыйнварыннан №30 «Гражданлык җәмгыяте үсешенә бирелә торган Россия Федерациясе Президенты грантлары турында» Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә Президент грантлары Фонды тарафыннан үткәрелә. 2020 елда беренче конкурста катнашуга гаризалар кабул итү вакыты: гаризалар кабул ителә башлау датасы – 2019 елның 14 октябре; гаризалар кабул итү тәмамлану датасы – 2019 елның 25 ноябре.
Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты ТР Дәүләт Советында сирәк авырулар буенча эксперт советының киңәйтелгән утырышын үткәрде.
Бүген Казанда Идел буе федераль округы территориясендә беренчел медик-санитар ярдәм оештыруны камилләштерү буенча Җәмәгатьчелек фикер алышуы узды.
27 октябрьдә Казанның «Мирас» спорт комплексында «Бергә инсультка каршы» мини-футбол турниры узачак.
Татарстаннан 17 яшьлек кызда өлкән яшьтәге кешеләр өчен хас авыру табылган.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасына Владимир Владимирович Жаворонков билгеләнде.