Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне чикләрендә 29 октябрьдә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен «Инсульт турында нәрсә белергә кирәк» темасына «Сәламәтлек десанты» узды. Оештыручылар: ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Медицина профилактикасы үзәге, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчасте, Халыкны гигиеник укыту үзәге, медицина көллияте, СПИД-үзәге.
29 октябрьдә Республика кан үзәгендә «Like a Donor» проектын гамәлгә ашыру чикләрендә КФУ студентлары белән донор акциясе узды. Акция вакытында донорлар кан биреп кенә калмыйча, донорлар хәрәкәте тарихы буенча викториналарда катнаша һәм проект символикасы төшерелгән сувенирлар ота алдылар.
ДХП: INVEST IN HEALTH буенча III тармак форумы бердәм мәйданчыкта Россиянең икътисади үсеш драйверы буларак дәүләт-хосусый партнерлык турында фикер алышкан хакимият вәкилләрен, бизнес вәкилләрен һәм экспертларны җыйды.
Шимбә өмәсе – матур дөньяда яшәргә, көзге көндә ачык һавада рәсми булмаган шартларда бергәләп аралашырга теләвебезне күрсәтү өчен бик яхшы ысул, чөнки тәртип, кешенең үзендә кебек, аның әйләнә-тирәсендә дә булырга тиеш, шуңа күрә өмәләр бик кирәк.
2019 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр хөкүмәте һәм Казан дәүләт медицина университеты ярдәмендә «Эшлекле пациент» проекты эшли башлады. Аның максаты – халыкта медицина оешмалары эшчәнлеге турында тулы күзаллау формалаштыру.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары, профессор Бурмистров Михаил Владимирович Беларусь Республикасында Минскида Халыкара торакаль онкопатология буенча конференциядә доклад белән чыгыш ясады.
Конференция күренекле хирург һәм галим, Белоруссиянең торакаль онкохирургия мәктәбенә нигез салучы профессор Владимир Васильевич Жарков истәлегенә багышланган иде.
2019 елның 28 октябрендә ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыков эш визиты белән Апас үзәк район хастаханәсенә килеп китте. Аны район башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов һәм ҮРХ баш табибы А.А. Алиуллин озатып йөрделәр.
Министр бүлекләрне йөреп чыкты, пациентлар белән сөйләште. Визит барышында ул хастаханә җитәкчелегенең игътибарын пациентларны медикаментлар белән тулысынча тәэмин итүне даими тикшереп тору зарурлыгына юнәлтте, шулай ук медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме белән кызыксынды, ул ил Президентының май указларында билгеләнгән дәрәҗәгә туры килергә тиеш.
Эш сәфәре кысаларында ТР сәламәтлек саклау министры Шәмәк авылының 2019 елда модульле технология буенча төзелгән фельдшер пунктында да булды.
2019 елның 29 октябрендә Бөтендөнья инсульт көнендә Казан метрополитены станцияләрендә баш миенең кан әйләнеше бозылу сәбәпле барлыкка килгән иң куркыныч һәм авыр авыру – инсульт турында мәгълүмати стендлар урнаштырылачак. Акциянең инициаторы – «Зәңгәр Тасма» Инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды. Акциянең партнерлары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ОРБИ Инсультка каршы көрәш фонды, РФ ССМ «ФЦПИҮ» ФДБУ, «Портавита Хелс» ҖЧҖ, Angels.
28 октябрьдән башлап 30 октябрьгә кадәр ВДНХ ЭКСПОда Анестезиолог-реаниматологлар съезды уза. Аның эшендә бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән 1000нән артык белгеч: анестезиологлар-реаниматологлар, педиатрлар, хирурглар, неонатологлар, ашыгыч медицина ярдәме һәм гомуми практика табиблары катнаша.
Илебездә икенче ел рәттән Россиянең төрле регионнарыннан көрәш сәнгате буенча студентлар уеннарын үткәрү буенча үзәкләштерелгән программа тормышка ашырыла. Проект яшьләр физкультура-спорт хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән.
Төп максат булып яшүсмерләрне киокусинкай, бөтен стильләрдәге каратэ, тхэквондо, самбо, кикбоксинг кебек көрәш төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү тора.
Кичә Татарстан башкаласында Идел Буе Федераль Округының региональ этабы тәмамланды, анда ИБФОна керүче 10 регионнан 250 спортчы катнашты.
Гадәттәгечә, турнирны медицина ягыннан тәэмин итүне «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең хезмәткәрләреннән формалашкан мобиль бригада башкарды.
Спорт-массакүләм чараны медицина ягыннан тәэмин итү бурычы – спортчыларның сәламәтлеген саклау, имгәнүләрне һәм авыруларны кисәтү, шулай ук ярышларда катнашучылар тарафыннан югары нәтиҗәләргә ирешү өчен иң уңай шартлар тудыру.