ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә "Куркынычсыз балачак" проектын тәкъдим иттеләр, ул Татарстан Республикасының Перинаталь үзәкләрендә тренингларны үткәрүгә старт бирәчәк. Чарада яшь гаиләләр, булачак әниләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар. Чарада ММЧ вәкилләре катнашында матбугат конференциясе, әниләр һәм әтиләр өчен балаларны дөрес һәм куркынычсыз йөртү буенча тренинг узды.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә хирургия бүлеге җирлегендә пешү блогын ачтылар. 

Республика клиник хастаханәсенең Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең ике бригадасы Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» дигән авиация бәйрәмен медицина ягыннан тәэмин итүне оештырдылар. 

Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитале белгечләре шәһәрнең Комсомол районында узган ишегалды бәйрәме вакытында «Кан басымыңны бел» дигән акция уздырдылар.

«Җиңү өчен тест. Test to win» дигән мәгълүматый кампания 2019 елда сәламәтлекне саклаучы тәртип формалаштыруга, ВИЧка тест үткәрү мәсьәләләрендә халыкны профилактикалауга һәм мобилизацияләүгә юнәлтеләчәк.

Ел саен «Чиста яр буе» экологик акциясен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән бергә үткәрә.

Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре «Яблочный спас» җәй фестивалендә катнаштылар.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

«Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика клиник онкология диспансерына яңа медицина җиһазлары кайтты. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында журналистлар өчен «Стресссыз һәм ашыгусыз: баланы уку елы башына ничек хәзерләргә?» дигән түгәрәк өстәл узды.

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында «Демография» милли проекты кысаларында өлкәннәрне диспансерлаштыру башланды. Иске Юмралы авылыннан беренче пациентлар район үзәк хастаханәсенә махсус автомобильләрдә китерелделәр. Шулай ук сәфәрдә аларны район социаль яклау үзәге хезмәткәрләре озатып йөрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International