ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында «Демография» милли проекты кысаларында өлкәннәрне диспансерлаштыру башланды. Иске Юмралы авылыннан беренче пациентлар район үзәк хастаханәсенә махсус автомобильләрдә китерелделәр. Шулай ук сәфәрдә аларны район социаль яклау үзәге хезмәткәрләре озатып йөрделәр.

Татарстанда яшәүче Денис Цветков үзенең 38 нче туган көнен туганнары даирәсендә үк Регионара клиник-диагностика үзәгендә билгеләде. Бәйрәм табыны үзәкнең бистросында әзерләнде. Туган көнен паспорт буенча  да, РКДҮ табиблары бүләк итткән туган көнен дә бергә билгеләп үттеләр.

Акция чикләрендә Бауман урамында урнашачак махсус җиһазландырылган чатырда һәм күчмә мобиль комплекста барлык теләүчеләр түләүсез, аноним һәм документларсыз теш урты астының сыеклыгы буенча (селәгәй буенча) ВИЧ-тестын уза алачаклар.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7141 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1653 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 1083 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 58 тапкыр.  

Халыкның үлем саны акрынлап кимүгә һәм гомер озынлыгының артуына карамастан, Россиядә эшкә яраклы яшьтәге ир-кешеләр вакытыннан алда үлүчеләр саны мәсьәләсе көнүзәк булып кала. Ир-кешеләр табибларга теләмичә йөриләр, нәтиҗәдә аларның булган авырулары  ачыкланалар. Мондый авыруларны профилактикалау максаты белән «Сәламәтлек саклау» милли проекты чикләрендә Сугышлар ветераннары госпиталендә Ирләр сәламәтлеге көне оештырылды.


16
август, 2019 ел
җомга

Бу яңалык август аеннан башлап эшли башлады. Хәзер эш көннәрендә комплекслы тикшерүгә вакытын бирә алмаган пациентларга уңайлы булсын өчен диспансерлаштыруны һәр айның беренче һәм өченче шимбәсендә узарга мөмкин булачак. Мондый график 2019 ел ахырына кадәр билгеләнгән.  

           Камилләштерү институты белгечләре Республика клиник хастаханәсенең табиблары өчен эмоциональ күңел сүнүен профилактикалау буенча тренинглар уздырдылар. Дәресләр табиб анестезиолог-реаниматологлар өчен узды. 


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Федераль политологлар һәм Иҗтимагый халык фронты Татарстан медицинасының казанышлары белән таныштылар һәм республика «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография»милли проектларын гамәлгә ашырырга әзер дигән нәтиҗәгә килделәр. 

Алабуга районының Юраш авылы пенсионерлары Морт участок хастаханәсендә диспансерлаштыру уздылар. Медицина учреждениесенә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне күчмә мобиль бригада алып килде. 

ТКҮРКПХдә авыруларны кабул итүнең шәфкать туташлары, ашыгыч медицина ярдәме станциясенең фельдшерлары һәм операторлары, шулай ук сырхауханәләрнең хезмәткәрләре өчен психологик тренинглар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International