Казанда «МамаОскар 2019. Әни – төп роль!» дигән йөкле хатын-кызлар өчен 4нче фестиваль узды.
Шәһәр клиник перинаталь үзәгенең баш табибы Сергей Николаев җитәкчелегендә Омск өлкәсеннән делегация Татарстанның дәвалау учреждениеләрендә булды.
Актаныш ҮРХ сырхауханәсендә район тарихында беренче тапкыр гериатрия кабинеты ачылды. Бүген табиб-гериатр Лилия Мөхәммәдиева һәм гериатрия кабинеты шәфкать туташы Алия Шәрипова беренче пациентларны кабул иттеләр.
Җәйге чорда табигатькә һәм бакчага барганда бик куркыныч бер үсемлек турында онытырга ярамый, ул Россия территориясе буйлап киң таралган. Балтырган – калын сабаклы һәм ак чәчәкле зур чатырлар белән бик зур үсемлек (биеклеге 2,5-3 м).
КБМҮдә дәваланучы кечкенә пациентлар өчен арт-терапия узды. Чараны Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае каршындагы «Балалар мәрхәмәтлек ордены» Балалар иҗтимагый оешмасы оештырды.
Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, профессор Михаил Бурмистров һәм торакаль хирургия бүлеге мөдире, м.ф.к. Валерий Матвеев Санкт-Петербургта кардиоторакаль хирургия буенча 9нчы Халыкара конгресс эшендә катнаштылар.
Татарстан Республикасында 2019 елның 1 июленнән башлап 10 июленә кадәр онкология авыруларын профилактикалау буенча ункөнлек уза.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6829 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1322 чакыру.
Яшь табиблар «Салават Күпере» ТКда фатир ачкычлары алдылар. Алар белән бергә яңа йортта торакны бюджет өлкәсе хезмәткәрләре гаиләләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре алдылар.
Бүген Яр Чаллыда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Сәламәтлек саклау» Милли проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.