ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7624 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1233 тапкыр чыктылар.

2019 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасында Бөтендөнья Йөрәк көне алдыннан «Тормыш пульсы. Балалар» программасы башланды. Әлеге проект чикләрендә 9–12 яшьлек 1000гә якын мәктәп укучысы квест форматында сәламәтлек дәресләрендә катнаша ала. Шулай ук балалар сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте һәм кеше организмында йөрәкнең роле турында мәгълүмати материаллар белән таныша алачаклар. Программаның инициаторы РФ ССМ Профилактик медицинаның ФМТҮ, «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте булды. Программага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы актив булышлык күрсәтә.


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

БРКХдә «Неонатологиядә интенсив терапиянең һәм нутритив ярдәмнең көнүзәк мәсьәләләре» дигән регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

БРКХдә «Психосоматик бозылулар психотерапиясе: арт-терапия»  темасы буенча психологик форум уза.

Росгвардиянең ведомстводан тыш сакчылык бүлегенең Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре медикларга ярдәм итәргә чакыруга битараф калмадылар һәм кан тапшыру буенча игелекле акциядә катнаштылар.

Сугышлар ветераннары өчен госпитальдә хезмәт коллективы җыелышы булды, анда 2019-2021 елларга яңа коллектив килешү турында фикер алышынды һәм кабул ителде.

Җыелма эвакуация пунктының (ҖЭП) гамәли җәелеше буенча күнекмә Түбән Кама ҮРКПХнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә узды.

24 сентября в Казани пройдет финал Спартакиады медицинских работников Татарстана.

Казанда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укучы Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында «Сәламәтлек турында кайгырту белән» һөнәри осталык региональ конкурсының беренче этабы узды.

Үпкә артериясенең (ҮАТЭ) тромбоэмболиясе кискен хәлле пациентларның үлем сәбәпләре арасында, миокард инфарктыннан һәм баш мие инсультыннан гына калышып, өченче урында тора. «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ.Медсанчастендә хәзерге вакытта ҮАТЭ көчле авыр формалары буенча 30 ашыгыч операция уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International