ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Яшел Үзән ҮРХнең хастаханә шәһәрчеге территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер аллеясы – Үлемсез полк» акциясе узды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның – ҮРХ хезмәткәрләренең туганнарының фотосурәтләре белән Аллея үсеп килүче буынга һәм яшьләргә тарихи хәтерне саклау һәм патриотик тәрбия бирү өчен оештырылган иде.

«Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» дигән Республика иреклеләр акциясе кысаларында «Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсенең һәм хатын-кызлар консультациясенең хезмәткәрләре учреждениеләрнең якын-тирә территорияләрендә чыршы үсентеләре утырттылар.

Кама балалар медицина үзәге хезмәткәрләре «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Дан Мемориалында булдылар.

Норлат районының медицина хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын хәзерләүдә актив катнашалар. Бүген Норлат ҮРХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев Чулпан авыл җирлегендә тантананы ачуда  чыгыш ясады.

Балалар республика клиник хастаханәсендә традицион бәйрәм – КДМУ педиатрия факультетының соңгы кыңгыравы булды. Бу вакыйга алты еллык студентлар тормышы периоды тәмамлануны аңлата.

12 майда иң мәрхәмәтле һөнәр вәкилләре – шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан Әлмәттә шәфкать туташларына ихлас котлау сүзләре яңгырады.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпитальдә» учреждениедә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен тантаналы чара узды.

Казанда Роналд Макдоналд йортында «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе президенты, икътисадчы Андрей Шаронов, Россия театр һәм кино актрисасы Дарья Повереннова булдылар. Таныштыру экскурсиясе барышында кунаклар БРКХдә озак вакыт дәваланучы кечкенә пациентлар гаиләләренең яшәү шартлары белән таныштылар.

2нче номерлы Балалар сырхауханәсенең үзәк керү юлы алдында йөзгә якын декоратив куак үсентесе утырттылар. 


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 7 майда, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, шәһәр Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм сәламәтлек саклау ветераннары советы рәисе Надежда Царева Бөек Ватан сугышы ветераннарын: Анна Ильинична Хазованы, Егор Михайлович Мавринны, Рифгать Харисович Исмәгыйловны, Матрена Ивановна Полукарпованы, Фәһимә Сабирҗановна Гафиатуллинаны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International