ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Актаныш ҮРХнең баш табибы А.Р. Хаев районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. 

Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә стационар дәвалауда булган ветераннар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. 

Бүген Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм – 9 Май белән котладылар. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен көллият студентлары һәм хезмәткәрләре, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре хөрмәтләделәр. Үз гомерләрен җәлләмичә яралыларны коткаручылар истәлегенә ветераннар Медиклар стеласына чәчәкләр салдылар. 

Республика медицина профилактикасы үзәгендә 2019 елда Казан шәһәрендә «Яшь профессионаллар (WORLDSKILLS RUSSIA)» VII Милли чемпионаты һәм «Вордскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты финалының медицина тәэминаты мәсьәләләрен эшкәртү буенча ведомствоара киңәшмә узды.

Республика клиник хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм концерты узды.

Җәйге сезон башлану белән буыннар авыруларының кискенләшүе була һәм имгәнүләрнең саны арта.

2019 елның 6 маенда Казан шәһәренең Меңьеллык мәйданында үткәрелә торган Җиңү көненә багышланган парадның репетициясендә Әфганстандагы сугыш ветераны вафат булды. Саф әзерлекне узу вакытында, ул  кинәт аңын югалта.Ашыгыч ярдәм бригадасы аңа 30 минут дәвамында реанимация чаралары үткәрде, ләкин алар уңышсыз булды.

15 майда Чистай халкы ВИЧка түләүсез экспресс-тест үтә алачак. Акция Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләр истәлеге көненә (19 май) багышланган «Норлат-Чистай-Казан» автойөреше кысаларында  узачак. Чара ВИЧ-йогышны профилактикалауга, җәмгыятьне СПИД белән көрәшкә мобилизацияләүгә һәм ВИЧ белән яшәүче гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече токсикологы Алия Насыйбуллина журналистларга елан тешләгәннән соң беренче ярдәм турында сөйләде. Гадәттә, Татарстанда елан тешләүләре май азагында-июнь башында арта. Хәзерге вакытта республикада ике кеше зыян күргән – Яр Чаллыдан әтисе һәм кызы. 2018 ел эчендә Татарстанда елан тешләгәннән соң табибларга 42 кеше мөрәҗәгать иткән.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында «Антикоагуляция» һәм «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән идарә итү» модульләрен кертүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Архангельск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Антон Карпунов, «Портавита Хелс» ҖЧҖ генераль директоры Марк Слейтер һәм проектлар белән идарә итү буенча директор Светлана Акимова, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International