Казанда ДМУ госпиталь терапиясе кафедрасының 205 еллыгына багышланган «Салихов укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ, Россия ревматологлары ассоциациясе һәм В.А. Насонова исемендәге ревматология ФТИ ФДБФУ ярдәмендә Татарстан Республикасы Терапевтлары җәмгыяте.
Апас районының Иске Юмралы авылында капиталь ремонттан соң фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП авыл клубы белән бер бинада урнашкан. Капиталь ремонт «Социаль-мәдәни объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча узды. Бу хакта Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин сәламләү сүзендә сөйләде.
Республика СПИД үзәге Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе белән берлектә ВИЧка түләүсез тест үткәрүне оештыру белән «Хезмәт көне» профилактик акциясен үткәрде.
Минзәләдә Татарстан медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының район этабы узды. Ярышларга Актаныш, Мөслим, Сарман, Ютазы, Минзәлә районнары командалары җыелдылар. Командалар спортның алты төрендә ярыштылар: бадминтон, теннис, җиңел атлетика, шахмат, волейбол һәм аркан тарту.
«Салага изгелек» проекты кысаларында Әлмәт волонтерлары-медиклары фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрен җыештыруда ярдәм иттеләр. Проект Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ФАПларның торышын яхшырту, кешеләрнең сезонлы авырулар һәм аларга медицина хезмәтләре күрсәтү турында хәбәрдарлыгын арттыру максаты белән оештырылды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7492 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1226 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 923 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 28 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 23 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 15 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 92 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5839 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 52, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 170.
5 майда Халыкара акушерка көне билгеләп үтелә. Яңа туган баланың сәламәтлеге һәм яңа гына булган әнинең хәле нәкъ менә шушы кешеләрнең эшчәнлегеннән тора.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе акушеркасы Юлия Арнышева бу һөнәрне ни өчен сайлавы һәм нәрсә аңа киеренке эшне башкарырга ярдәм итүе турында сөйләде. Нәфис кызның бала тудыру бүлегендә эшләү тәҗрибәсе зур.
Ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Чистай ҮРХдә сәламәтлек саклау оешмаларында хезмәт куркынычсызлыгы системасына багышланган лекцияләр узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Халыкара хезмәт оешмасы (ХХО) оешуның йөз еллык юбилее билгеләп үтелә.
Татарстан медиклары Халыкара хезмәт ияләренең бердәмлеге көненә – 1 май көненә багышланган Беренче май демонстрацияләрендә катнаштылар.