КДМУның проф. В.С. Груздев ис. акушерлык һәм гинекология кафедрасының Аккредитация-симуляция үзәге (АСҮ) җирлегендә Казан шәһ. дәвалау-профилактика учреждениеләренең табиблары өчен акушерлык һәм гинекология буенча чираттагы цикл узды.
28 апрельдә Казан шәһәренең Урицкий ис. паркында язгы «Аеклык бәйрәме» билгеләп үтелде. Бәйрәм кунаклары игътибарына кызыклы, хәрәкәтле спорт уеннары тәкъдим ителде. Барлык теләүчеләр интеллектуаль-тарихи уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән гаиләләр өчен актив һәм күңелле уеннар үткәрелде. Бию мәйданчыгы зонасында тере музыка астында бию, үзара аралашуга уеннар һәм команда уеннары белән яшьләр кичәсе оештырылды.
1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәләр регистратурларында, консультатив-диагностика сырхауханәсендә, шулай ук стоматология сырхауханәсендә урнашкан «кире элемтә» планшетлары пациентларда популярлык казануларын дәвам итәләр.
«Медицина хезмәтләре экспортын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика клиник хастаханәсенә Әфганстан делегациясе килеп китте. Кунакларны РКХнең баш табибы Рафаэль Шавалиев каршы алды.
Лениногорск ҮРХнең белгечләре-эпидемиологлары ВИЧ-йогышын кисәтү буенча профилактик чаралар кысаларында Лениногорск нефть техникумы, политехник һәм музыка-сәнгать педагогика көллияте укучылары өчен видео-лекторий үткәрделәр.
Ел саен апрель аенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итүгә хәзерлек башлана. «Казан медицина көллияте» ДАҺББУ стеналарында шагыйрьнең тууына 133 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби бәйрәм узды.
ТКҮРМХнең хезмәтне саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы Лилия Сабирьянова мондый бүлек белән җитәкчелек итү җиңел түгел, дип сөйли. Әмма аны тату командасы беркайчан да сынатмый. Бу бүлектә үзара ярдәмләшү һәм аңлау булуының күрсәткәче. Вакыт белән бергә атлау өчен Лилия Сергеевна җитәкче буларак үзе даими белем ала һәм белемнәрен камилләштерә. Үз эшен ул чын күңелдән ярата. Шуңа күрә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне аның өчен үзенчәлекле бәйрәм.
Тәтеш үзәк район хастаханәсендә «Георгий тасмасы – 2019» патриотик акциясе узды. Җиңү көне алдыннан хастаханә хезмәткәрләренә һәм барлык килүчеләргә Бөек Ватан сугышында җиңүне символлаштыра торган тасмалар таратылды. Акциядә 400дән артык кеше катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен сәламәтлек саклауны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшли башлый: 8 (843) 231-70-20.
Республика клиник хастаханәсенең клиник диагностика буенча баш белгече, профессор Мөнир Төхбәтуллин «Ультратавыш диагностикасының көнүзәк мәсьәләләре» дигән халыкара катнашуы белән VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең оештыручысы һәм докладчысы булып чыгыш ясады. Мөнир Габделфәт улы – КДМА ультратавыш диагностикасы кафедрасы мөдире.