ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Медицина университетының клиникасы территориясендә «Урман утырту көне» республика табигатьне саклау акциясе узды, аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бушлай нигездә гади һәм европа чыршысы агач токымнарының үсентеләрен бирде.


27
апрель, 2019 ел
шимбә

«Идел» дигән татар һәм башкорт җырлары конкурсы лауреатларының отчет гала-концертында катнашучылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында урнашкан Габдулла Тукай мемориаль палатасына килеп киттеләр.  Башкортстан һәм Татарстан сәнгать эшлеклеләре делегациясе өчен иҗади инсценировка белән «Тукай эзләре буйлап» экскурсиясе оештырылды. Аларга тамашаны Казан медицина көллияте студентлары белән бергә Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары хәзерләделәр.

Зәй ҮРХдә Амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. Шундый әһәмиятле объектны ачу тантанасында Зәй халкын район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А.Р. Абашев, «ФармГрупп» ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Ф. Гыйлаҗетдинов сәламләделәр һәм котладылар.

Казанда «Урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч 2019» дигән Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабына йомгак ясадылар. 

Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталенең күчмә бригадасы Бөек Ватан сугышы ветераннарын карау өчен Тукай районы авылларына барды.

«Росздравнадзор тәкъдимнәре нигезендә сыйфат менеджментының интеграцияләнгән системасын кертү» дигән X конференциядә катнашучылар алдагы көнне Татарстан Республикасының әйдәүче медицина оешмаларына, шул исәптән Яр Чаллы шәһәренең КБМҮнә килеп киттеләр. Россия Федерациясе субъектларының 23 медицина оешмасы җитәкчеләре клиниканың кунаклары булдылар.

28 апрельдә Казанда XXI язгы «Аеклык бәйрәме» билгеләп үтеләчәк. Чараны оештыручылар – «Ышаныч» Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Безнең буын» АКБО һәм Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең (ХБАА) Казан бүлеге, Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты. Шулай ук Бәйрәмне уздыруда югары уку йортлары волонтерлары, кайбер медицина учреждениеләре, иҗтимагый һәм дәүләтнеке булмаган партнерлык оешмалары да актив катнашачаклар.

Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе «РФнең иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре – 2018» милли конкурсының лауреаты булды. Иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесен россиялеләр үзләре сайладылар.

Республика фәнни-гамәли «Татарстан Республикасында иммунопрофилактиканың  актуаль мәсьәләләре 2019» конференциясе БРКХ җирлегендә узды. Белгечләр иммунопрофилактикага кагылышлы мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу өчен очраштылар.


26
апрель, 2019 ел
җомга

Кама балалар медицина үзәгендә «КБМҮ» ДАССУ бүлекләрендә хезмәтне саклауны тикшереп тору буенча иң яхшы бүлек» конкурсы узды.

Конкурс 3 этапта узды: урыннарда аудит, «Хезмәтне саклау үз күзләрегез белән» темасына презентация яки фильм әзерләү һәм хезмәтне саклау буенча сорауларга җаваплар. Конкурс йомгакларын хезмәтне саклау хезмәте һәм КБМҮнең профкомы ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International