ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

25 апрельдә КФУның инжиниринг үзәге җирлегендә Яр Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2019» спартакиадасының зона этабы узды. Катнашучылар өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм аркан тарту кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Яр Чаллы шәһәренең  «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУнең хезмәткәрләре өстәл теннисы һәм җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мемориаль музее урнашкан. Бу бүлмә – Габдулла Тукай соңгы көннәрен үткәргән палата булган. 1913 елның 15 апрелендә, 27 яшькә кадәр берничә көн яшәп бетермичә, вафат булды.

Быел «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсы 12нче тапкыр булачак. Төрле елларда аның җиңүчеләре сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе төп приз сыйфатында автомобиль алуы традициягә керде инде. 2019 ел конкурсында биш номинация тәкъдим ителгән: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясеннән тыш, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк.

2019 елның 26 апрелендә Мәскәү вакыты буенча 10.00 сәгатьтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: Түбән Кама шәһ. янгында зыян күргән 5 кеше ТР ССМ РКХнә китерелгән. Шуларның 3се – авыр хәлдә реанимация бүлегендә, 2се – тән пешү бүлегендә. Бүген Яр Чаллы шәһ. АМЯХнән зыян күргән бер кешене ТР ССМ РКХнә күчерү планлаштырыла. Зыян күргән 5 кеше Түбән Кама ҮРХдә ята. Барысы да уртача авырлыктагы хәлдә уңай динамика белән. 


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

26 апрельдә Казанда Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасының 205 еллыгына багышланган «Салихов укулары» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Россиядә оештырылган өченче терапия кафедрасы.

24-26 апрельдә «Казан – Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2019» дигән XI Халыкара икътисадый саммитының күргәзмә экспозициясе эшендә Республика клиник хастаханәсенең маркетинг хезмәте җитәкчесе Наилә Җамалиева катнашты. Бу – ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен уникаль мәйданчык.

Әлмәт шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә ВИЧ-йогышны профилактикалау темасына дәвалау-профилактика учреждениеләренең табиблары һәм урта медицина хезмәткәрләре өчен дәресләр циклы башланды. 

27 апрельдә Ак Барс көрәш сараенда массакүләм түләүсез скрининг спирометриясе (тышкы сулышны тикшерү) белән «Бие! Сула! Тәмәке тартма!» акциясе узачак. Акциядә катнашучылар үз сулышларын тикшерә, сулыш алу функциясен үлчи, үпкәләрнең фактик яшен белә һәм үпкә авыруларын профилактикалау, тәмәке тартуны җиңеп чыгу, үз сәламәтлекләрен торгызуның физик алымнары буенча табиблар консультациясен ала алачаклар.

Республика клиник хастаханәсендә клиника профсоюзының беренчел оешмасының отчёт-сайлау конференциясе булды. Көн тәртибендә 5 ел эчендә эшчәнлек йомгаклары буенча беренчел профсоюз оешмасы отчеты турында фикер алышынды. Хастаханә администрациясе 2018 ел эчендә коллектив килешү шартларын үтәү турында доклад белән чыгыш ясады.

Казанда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме һәм бала табуга ярдәм итү хезмәте департаментының директоры урынбасары Олег Филиппов һәм Идел буе федераль округында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча баш штаттан тыш белгеч Илдар Фәтхуллин рәислегендә акушерлык һәм гинекология буенча Идел буе федераль округы белгечләренең киңәшмәсе узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Алмир Абашев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International