ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 15 апрельдән башлап 24 апрельгә кадәр табигый чыганактан булган һәм сезонлы авыруларны профилактикалау буенча ункөнлек уза.

Казан медицина көллиятендә Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш курс студентлары арасында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык конкурсы узды.

Европаның 28 иленнән 100 студент Казанга Европа студентлар-стоматологлар ассоциациясенең 63нче съездында (EDSA) катнашу өчен килде. 2019 елда EDSA Съезды Казанда гына түгел, Россиядә дә беренче тапкыр үткәрелә. Һәр Съездны үткәрү урынын сайлау катнашучылар арасында тавыш бирү юлы белән үткәрелә. Татарстан башкаласы ике тапкыр Конгресс мәйданчыгы буларак тәкъдим ителде һәм икенче тапкырда бу омтылыш уңыш белән тәмамланды: халыкара комиссиянең 18 әгъзасы бертавыштан Казан өчен тавыш бирде.

Кызамыктан вакциналау ясатырга кирәкме, өзлегүләре белән куркыныч булган әлеге чирдән ничек сакланырга һәм коллективлы иммунитет нәрсә ул икәнлеге турында Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең табиб-педиатры Зөлфия Хәйретдинова сөйләде.

Республика клиник онкология диспансерында уникаль операция уңышлы узды. 1нче һәм 2нче торакаль бүлекләренең белгечләре үпкә яман шеше белән пациенткага миниинвазив видеоторакоскопик пульмонэктомия уздырдылар.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2019 елның 1 кварталының йомгаклары буенча дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалдылар.

«Здравомыслие (Сәламәт фикерлелек)» медицина китап премиясе табиблар эшчәнлегенә ярдәм итү, россиялеләр арасында базалы биомедицина белемнәрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм сәламәтлек культурасын тәрбияләү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылды. Бүләкне «Медицина һәм сәламәтлек саклау», «Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше», «Табибларның һөнәри эшчәнлеге», «Медицина өлкәсендә фәнни ачышлар һәм технологияләр» темаларына багышланган рус телендә яңа китаплар алачак.

Европа Студентлар-стоматологлар ассоциациясе (European Dental Students' Association – EDSA) 1988 елда оештырылды һәм хәзерге вакытта Европаның 28 иленең182 стоматология факультетыннан 65 меңнән артык студент-стоматолог тәкъдим итә.

19 апрельдә Казанда Россия катнашуы белән Регионара фәнни-гамәли «Ашказаны-эчәк трактының авыруларын диагностикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе узачак.

Ел саен 20 апрельдә Россиядә бик мөһим бәйрәм – Милли донор көне билгели, аның геройлары – илнең көн саен меңләгән кеше гомерен саклап кала торган иң гади кешеләре. Донорлар – көндәлек игелекле эштә батырлык күрсәткән хәзерге вакытыбызның чын геройлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International